|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.02.2024 Криминал
Хатынының әнисен үтергәч, мәетен урманга илтеп ташлаганнарУфаның Калинин район суды 49 яшьлек иргә карата “үтерү” маддәсе буенча хөкем карары чыгарган. БР прокуратурасы хәбәре буенча, 2023 елның октябрендә бер торакта яшәгән ир һәм аның хатынының әнисе арасында җәнҗал чыккан. Аш-су бүлмәсендә кияү кеше тапкыр аның башына йодрыгы белән суга һәм пычак алып муены, башын җәрәхәтли. Яраланган хатын шунда ук үлә. Кияү кеше әбисенең мәетен пледка һәм полиэтиленга төрә дә, берничә көннән хатыны белән Благовещен районындагы урманга илтеп ыргыта. Мәрхүмә хатынның кызы вакыйга турында полициягә хәбәр итеп тормый, аның әнисе берничә көн дәвамында хәбәрсез югалган булып исәпләнгән.
“Җинаятьне фатирда юылмыйча калган кан эзләре буенча ачыклаганнар. Полицейскийлар шулай ук юл камералары буенча ир белән хатынның шәһәрдән чыгып, каядыр барып кайтуларын белгән”, – диләр ведомствода.
Кияү кеше гаебен таныган. Суд аңа 7 ел төрмә җәзасы билгели. Ул каты режимлы төзәтү колониясендә утырачак.
Чыганак: bashinform.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|