поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.02.2024 Язмыш

«Иртәгә әйләнеп кайтам», – дип, гомере өзелә…»

Адәм баласы шундый зат инде ул, белепме-белмиме, үз-үзен алдалап яшәргә ярата. «Иртәгә эшләрмен», «Икенче атнадан башлармын», «Пенсиягә чыккач йөрермен»… Бу сүзләрне кайсыбыз гына үз тормышында бер мәртәбә генә булса да әйтмәде икән?

Гел шулай сәбәп табып, үз тормышыбызда игелеккә урын бирүне кичектереп киләбез.

«Кайчан Коръән укырга өйрәнәсең?» – дип, кайчак берәр танышыңа сорау бирәсең. «Әле эшләрем күп, кышка керсәк, вакыт күбрәк була, шунда өйрәнермен», – дип аклана башлый бу. Намазга басарга вакыт икәнен искәртсәң дә, «Әле яшь мин, картая төшкәч тә, өлгерермен», – дигән җавап ишетәсең. «Рамазан ае җитә, быел уразага керәсеңдер бит инде», – дигән сорауга да җаваплары әзер. Янәсе, бу эше белән бер дә ураза тотарлык түгел икән, яңа эш табу белән җайларга тырышачак. Әлбәттә, берсе дә ураза тотуның, намаз укуның кирәклеген кире какмый, әмма барысының да җавап бер: «Соңрак».

Әйтерсең лә, бу Җир йөзендә ничә яшькә хәтле яшәячәгебез көне-сәгате белән язылган гарантия кәгазен кулга тоттырганнар! Ибне Гомәр разыяллаһу ганһу еш кына: «Кичкә кадәр яшәсәң, иртәнгә кадәр яшәвеңне көтмә, иртәнгә кадәр яшәсең, кичкә кадәр яшәвеңне көтмә. Сәламәтлегеңнән авырган вакытта кирәк булачак нәрсәне ал. Яшәвеңнән үлемең өчен кирәкле нәрсәне ал», – дип әйтә торган булган. Чынлап та шулай бит. Кеше күтәренке кәеф, зур планнар белән йокларга ята, әмма иртән уянмый. Үземенең дә бер танышымның ундүрт яшьлек улы йоклаган җиреннән уянмады. Университетта бергә укыган дус егетнең йоклаганда йөрәге туктаган. Ул да утыз ике яшендә генә иде.

«Иртәгә әйләнеп кайтам», – дип, өйдәгеләре белән кыска вакытка гына саубуллашып юлга чыгып киткән кеше өчен дә ул сәфәре соңгысы булырга – юл фаҗигасенә юлыгып, гомере өзелергә мөмкин. Бу дөньядан китү артык зур куркыныч түгел, чөнки кайчан да булса барыбер моннан китәсе, беребез дә монда каласы түгел. Иң мөһиме – нинди халәттә китүебез. Иманлы килеш китәбезме? Игелекле гамәлләрнең дә иң өстене булган намаз укылдымы? Туганнарың белән араң нык булдымы? Әти-әниеңә яхшылык кылдыңмы? «Юк шул, булмады, өлгермәдем», – дип җавап бирергә туры килсә, бик аяныч…

Шуңа да һәр көннең кадерен белергә һәм һәр көнебездә изге гамәлләргә дә урын табарга кирәк. Раббыбыз каршысына баргач, беркем дә: «Их, ремонтны ясап бетермәдем, Төркиягә дә ял итәргә барып кайта алмадым, яңа машинада да йөри алмадым», – дип үкенмәс. Ә нәрсә өчен үкенәчәкбез соң? Бу хакта Раббыбыз Үз китабында хәбәр бирде: «Алар газапның катылыгыннан кычкырышырлар, и, Раббыбыз, безне җәһәннәмнән чыгар, элек кылган явыз эшләребездән башка изге гамәлләр кылыр идек, диярләр. Аллаһ әйтер: «Әгәр вәгазьләнә торган булсагыз, Без сезгә вәгазьләнерлек озын гомер бирмәдекме? Вә сезне вәгазьләүче Коръән һәм пәйгамбәр килмәдеме? Инде газапның ачысын татыгыз! Залимнәргә ахирәттә ярдәм юк».   

(Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы мәчете мөгаллиме Раил хәзрәт Фәйзрахмановның шәхси сәхифәсеннән алынды)

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.02.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»