|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2024 Җәмгыять
Тышкы кыяфәте бик нык үзгәргән Илнар Сәйфиев серен ачты (ВИДЕО)Сәхнәдән шактый вакыт югалып торган Илнар Сәйфиев апрельдәге концертларына әзерләнә: элекке җырларын яңарта, яңаларын яздыра. Чөнки сәхнә яңалык ярата. Яңалык дигәннән, Илнарның тышкы кыяфәтендә дә үзгәрешләр бар икән. Күпләрдә: «Пластик операция ясатканмы?» — әллә дигән сорау туар. Юк, ул бик нык ябыккан. Сылуланып киткән Илнардан ябыгу серләрен сораучылар бихисап икән. Ул язылучылары соравына җавап итеп кибеттә «дөрес» ризыклар сайлавын видеога урнаштырып социаль челтәрләргә куйган. «Дуслар! Монда #ППСайфи дигән яңа рубрика башларга булдым әле. Миннән ябыгу серен еш сорыйсыз. Аның беренче һәм төп сере – дөрес туклану. Видеода кайбер продуктларны файдалыларына алыштырып, 500 сумлык кәрзин җыям», – ди Илнар Сәйфиев.
--- |
Иң күп укылган
|