поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.02.2024 Хәвеф-хәтәр

Дүрт баласы белән бернәрсәсез урамда калган ана: Әле дә аңыма килә алмыйм…

Нурлатта яшәүче 30 яшьлек Гөлия Монасыйпованың шимбә иртәсендә йорты янып бетә. Дүрт баласы белән бернәрсәсез урамда кала ул. Алар әлегә әти-әнисе йортында яшәп торалар. Тик анда да озак калып булмас, әти инсульттан соң, 95 яшьлек әбием бар, ди Гөлия.

– Аларга тынычлык кирәк. Минем балаларым кечкенә әле. Олысы Мәрьямгә -12, аннан соңгы сабыем Әмингә– 6, Амирага — 4, иң кечесенә Рәйханга 2 генә яшь. Ул көнне олы кызым мәктәптә иде. Кечеләре белән мин өйдә. Ике катлы йортта яшәдек. Өске каттан төтен исе килде. Менеп карасам, ургылып төтенен аска төшә башлады. Каушап калдым. Нишләргә дә белмим. Күз алдымда йөргән балаларымны киендерә дә алмаска әйләндем. Алар трусик-майкадан гына иде. Шулай да, тизрәк балаларын одеялга төреп, тышка чыгардым. Ә үзем кире янган утка, икенче этажга документларга дип кереп киттем. 2 минут уздымы икән, урамга чыгып, күршеләргә җиткәндә, өебез дөрләп яна иде, – дип искә ала ул.

Йортлары янганны күреп, кызы Мәрьям бик өзгәләнгән. Җитмәсә, йөрәгендә авыру да бар икән. Сабый әнием белән туганнарым чыга алмыйча калган дип юл буе елап кайткан. Гөлия белән ире аерылышканнар. Йортын икәү бергә яшәгәндә, 2019 елда ипотекага алган булалар. Йорт ир исемендә, шуңа күрә Гөлия аны иминиятләштерә дә алмаган. Аның каравы ипотекасын түләп барган. Әле тагын 1 миллион 500 мең сум бурычы калган.

– Кешедән акча җыюны уйламаган да идем. Дусларым эше инде бу. Уттан да хәтәре юк икән. Әле дә аңыма килә алмыйм. Мәшәкатьләр белән бераз онытылып торам да, тагын искә төшә. Йортыбыз урынында берни калмады бит. Ничекләр яшәрмен инде. Балаларга куыш кирәк, – ди Гөлия.

– Гаиләбезгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Аллаһы Тәгалә үзегезгә меңе белән кайтарсын. Гөлиягә ярдәм итәргә теләүчеләр 89534065797 телефон номерына беркетелгән әтисе Ирек Хәмзә исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала.

 


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.02.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»