|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2024 Фаҗига
Поезд белән бәрелешкән кешеләр авыр хәлдәБашкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында Стәрлетамакта поезд белән ашыгыч ярдәм машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән дүрт кешенең хәле турында хәбәр иттеләр. Аларның барысын да әле 1нче дәваханәдә дәвалана. Бүгенгә авария нәтиҗәсендә имгәнүчеләрнең берсе авыр хәлдә реанимациядә ята, калганнарының хәлен табиблар "уртача авырлыкта" дип бәяли.
“Аларга барлык тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Авариядә зыян күргәннәрнең хәле сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның шәхси контролендә. Юл-транспорт вакыйгасын республика җитәкчесе дә үз контроленә алды”, – диделәр ведомствода.
Фото: ЮХХДИ
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|