|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2024 Фаҗига
Ашыгыч ярдәм машинасы тепловоз астына килеп кергәнСтәрлетамакта кичә кич Куйбышев тимер юлының 151нче километрында тепловоз белән ашыгыч ярдәм машинасы бәрелешкән. Әлегә билгеле булуынча, юл һәлакәте сәбәбе – махсус машина водителе, авыру хатынны дәваханәгә илтергә ашыгып, светофорның тыелган сигналына тимер юлга чыккан. Кызганычка каршы, авария фаҗигале тәмамланган. Дәваханәгә алып барган авыру хатын һәлак булган, медиклар (ике фельдшер), машина йөртүче һәм пациент хатынны озатучы имгәнгәннәр. “Башинформ” ачыклавынча, ашыгыч ярдәм машинасы махсус маячокларын кабызган килеш “кызыл” төскә тимер юлы аша чыгып өлгерергә тырышкан. Тепловоз машинисты ашыгыч тормозга басу ысулын кулланган, тик бәрелешүдән качып котылып булмый, чөнки ике транспорт чарасы да бер-берсенә бик якын булган инде. Локомотив бригадасы зыян күрмәгән, юл-транспорт вакыйгасы пассажир һәм шәһәр яны поездлары хәрәкәтенә тәэсир итмәгән. “Стәрлетамакта яшәүче һәлак булган 67 яшьлек хатынга пневмония диагнозы куелган булган, авария мизгелендә ул носилкада яткан, аның белән янәшәдә ике фельдшер (Салават һәм Стәрлетамакта яшәүче ханымнар) булган. Аларны һәм ашыгыч ярдәм йөртүчесен баш җәрәхәтләре белән Стәрлетамак дәваханәсенең нейрохирургия бүлегенә салганнар. Водитель янәшәсендә кабинада утырган мәрхүмә пациентны озата баручыны (ул аның ире) дәваханәнең яңак-йөз бүлегенә госпитализацияләгәннәр”, – дип хәбәр итте агентлык чыганагы.
Тикшерүчеләр “тимер юл транспорты хәрәкәте һәм эксплуатациясе куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча тикшерү оештырган. Транспорт прокуратурасы шулай ук тимер юл транспортын хәвесез эксплуатацияләү таләпләрен үтәүне тикшерүне оештырды.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|