поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.02.2024 Дин

Хәзер кызлар мәһәргә күбрәк нәрсә сорый?

Мөселман илләрендә мәһәре булмаган ир-ат өйләнә алмый, чөнки аның күләме берничә мең доллар белән исәпләнә. Ә бездә исә мәһәргә гап-гади никах бүләге дип кенә карыйлар. Чынлыкта аның хикмәте нәрсәдә, мәһәрнең күләме күпме булырга тиеш һәм аны бирү мәҗбүриме?

Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән без шул хакта сөйләштек.

- Мәһәр ул никах шартларының берсе. Гаилә барлыкка килгәч, бөтен булган нәрсә дә уртак. Ә мәһәр исә бары тик хатын-кыз хакы, ул аны үзе ничек тели, шулай куллана ала. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Менә шул вакытта ул аны үз кирәк-ярагына тота ала.  

-  Аның  билгеле бер күләме бармы?
-  Галим-голәмәләр, казыйлар шурасы билгеләвенчә, биш мең тирәсе. Әлбәттә, аннан да артык булырга мөмкин. Яшерен-батырын түгел, биш мең дигәч, ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Китап та бүләк итә аламдыр бит, диләр. Мәһәрнең хикмәте шунда да инде: булачак кияү егете биш меңлек бүләк тә алып бирә алмагач, гаиләсен ничек туендырыр? Мәчетләрдә сакланган борынгы амбар дәфтәрләреннән укып утырдым: безнең әбиләр арасында мәһәргә биш сыер сораучылар да булган. Хәзер сыер хакын кырык мең сум тора дип чутласаң, 200 мең сум килеп чыга. 
 
- Ә хәзер кызлар мәһәргә күбрәк нәрсә сорый?
- Гадәттә, берәр алтын эшләнмә, алка, беләзек, йөзек сорыйлар. Ишетүемчә, фатир, машина, берничә килограмм алтын да сораучылар да бар икән. РИУда укучы бер шәкерт өйләнергә теләгән дә, булачак кәләше BMW X5 сораган. Бу егет, шул акчаны табар өчен, көн-төн эшли, ди. Әлбәттә, кызлар күпме тели, шуның кадәр сорый ала. Шул ук вакытта егетне уңайсыз хәлгә куярга да кирәкми, минемчә. Акыл белән уйлап, булачак иреңнең мөмкинлегеннән чыгып сорарга кирәк. Танышларым сөйләде, бер кыз булачак иреннән берничә килограмм алтын сораган, теге егет, моны ишеткәч, өйләнмәскә булган. Теге кыз соңыннан кияүгә чыккан, әмма инде аның кадәр мәһәр сорамаган. 

- Мәһәрне соңрак бирергә буламы соң?
- Соңрак та бирергә була, әмма аның вакытын никах вакытында килештерергә кирәк. 
 
***
* Дүрт нәрсәне дүрт нәрсә белән беркетегез: иманнарыгызны - намаз, малыгызны - зәкят, саулыгыгызны - сәдака, гыйлемне - язу белән.
* Дустыңны уртача сөй, бәлки беркөнне ул сиңа дошман булыр, дошманыңны да уртача дошман күр, бәлки беркөнне ул сиңа дус булыр.
* Үзеңә әманәт ителгән нәрсәне иясенә тапшыр, үзеңә хыянәт иткән кешегә хыянәт кылма!
* Әгәр сине яхшы эшләрең шатландырса һәм бозык эшләрең кайгыга салса, димәк, син мөэмин икәнсең.
* Дөньяда комсыз булма, сине Аллаһ яратыр, кешеләр кулында булган нәрсәләргә кызыкма, сине халык яратыр.
* Аллаһы Тәгаләгә иң күп шөкер итүче кеше – адәмнәргә шөкер итүче кеше.
* Хатыннарның бәрәкәтлесе – ире өчен аз мәшәкатьле булганы.
 
Фото: https://www.freepik.com 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 20.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»