|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2024 Мәдәният
Кариев театрында «театраль дәресләр» дәвам итә
28 февраль көнне Кариев театрында «театраль дәресләр» дәвам итәчәк. «Вакыт кайтавазы: Ахматова татарча» спектакль-квартирнигында Анна Ахматованың шәхесе һәм иҗатына тукталачаклар. Ә аның тормыш юлы катлаулы да, кызганыч та, урыны белән кызык та булган. Спектакльдә 5 актриса уйный һәм аларның һәрберсе Ахматованы яңа яктан ача. Квартирникның тагын бер үзенчәлеге: биредә Ахматова шигырьләре татар телендә яңгырый. Аларны бүгенге көн татар шагыйрьләре Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Фәнил Гыйләҗев тәрҗемә итте.
--- |
Иң күп укылган
|