|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2024 Криминал
"Балалар йорты хәерчеләнмәс, ә миңа акча кирәк": приют бухгалтеры бер ел эчендә ятимнәрдән 42 миллион сум урлаганКрасноярскида балалар йортының баш бухгалтерын хөкем итәләр. 50 яшьлек ханым бер ел эчендә үз хисабына 42 миллион сум акча чыгарырга өлгергән. Бер нюанс: балалар йорты дәүләтнеке түгел, ә меценатлар акчасына тотылучы шәхси приют. Хәзерге вакытта җинаять эше судта карала, дип яза «Комсомольская правда». "Матбугат.ру"га билгеле булганча, беренче өч ай сынау вакытында гаепләнүче намуслы эшли. Ә соңрак үзенә аена берничә тапкыр 30-40 мең сум күчерә. Ә бер елдан соң атнага берничә тапкыр ярты миллионнан артык акчалар чыгара башлый.
Без капчыкта озак ятмый. Барысы да приютка тикшерү белән килгәч ачыклана.
Бухгалтер барысын да иреннән бик авырдан аерылышуы белән аңлата. Чынлыкта исә пар 2015 елда ук аерылышкан, ире дә аны инде күптән тынычлыкта калдырган булып чыга. Хәзер әлеге ханым гаепле булуын тулысынча таныган. Әмма акчаны балалардан урлавын кире кага: "Мин ятимнәр акчасын түгел, приют акчасын алдым, Балалар йорты хәерчеләнмәс, ә миңа акча кирәк иде", - ди икән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|