поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.02.2024 Әдәбият

Язучылар берлегендә ябык әдәби конкурс җиңүчеләре бүләкләнде

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

 «Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйм. Укучыга бик күп яхшы әсәрләр тәкъдим ителәчәк. Бу әсәрләр тагын да күбрәк укучыны татар китабын укырга җәлеп итәр дип уйлыйм», диде җиңүчеләрне котларга Язучылар берлеге сәхнәсенә чыккан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

«Бу бәйге - комиссиянең беренче проекты иде. Комиссия төзелгәч, Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевич белән очрашып беренче киңәш-табыш иткәндә ул аны хәтта үзе тәкъдим итте. Әлеге бәйге халкыбызның әдәби чишмәсе бик күп сулы икәнлеген күрсәтә. Бездә талантлы язучылар, фикер ияләре бар икән», дип дәвам итте ул. 

Марат Әхмәтов әсәрләрнең «Казан утлары»нда басылачагын искәртте. Җиңүчеләрнең әсәрләре китап булып басылып чыгачагын да әйтте, анысына да булышачакларын җиткерде.

«Бәйге дәвамлы булырга тиеш. Карарбыз – өченче бәйгедә нинди дәрәҗәдә активлык булыр икән. Лилия Гыйбадуллина кебекләр тагын да артсын иде дигән теләктәмен», диде ул Лилия Гыйбадуллинаның беренче конкурста 4 номинациядә лауреат булуына ишарәләп.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әдәби конкурсны зур дәрьяга күп инешләр килеп кушылу белән чагыштырды. «Бу язучыларга зур стимул. Иҗат ялкынын дөрләтеп җибәрү генә түгел, матди яктан да файдалы. Мондый масштабтагы, мондый дәрәҗәдәге әдәби конкурс булганы юк иде әле. Моның өчен республика җитәкчелегенә һәм Комиссия рәисенә ихлас рәхмәтләребезне җиткерик», диде ул.

Ркаил Зәйдулла Марат Әхмәтовның конкурсның дәвамлы булачагы турындагы фикеренә игътибарны юнәлтте. «Марат Готович өченче конкурс турында да өметле сүз әйтте», диде ул. 

Марат Әхмәтов залның тулы булмавына, үзе конкурста җиңмәгән язучыларның каләмдәшләрен котларга килмәвенә аптырау белдерүенә җавап итеп, Ркаил Зәйдулла язучыларның өлкән яшьтә булуын искәртте. Ләкин үзе җиңмәгән язучыларның килмәве белән килеште.

«Мин мондый конкурслар булуга бик шатмын. Үпкәләүчеләр, көнләшүчеләр күп булса да, бу конкурсны әдәбият тарихында зур вакыйга дип саныйм. Бик күп яңа талантлар ачылуын күреп һәм укып шатланам», диде Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ.

«Әсәрләрне укыгач, мин жюриның дөрес бәяләвен тоям», дип Рәдиф Гаташ жюрига аерым рәхмәтләрен җиткерде.

Бөтен катнашучылар исеменнән «Романнар» номинациясендә I урын алган язучы Әлфис Гаязов сүз әйтте. Башкортстаннан килгән язучы конкурсны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. «Бу үзеңне башкалар белән чагыштырып алга барырга мөмкинлек бирә. Без барыбыз да дәүләткә рәхмәт әйтергә тиешбез. Мондый ярдәм булмаса язучының да эше алга барал алмас иде», диде ул.

Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы залның Айгөл Хәйригә кушылып «Туган тел»не җырлавы белән төгәлләнде.

Кичәне Резеда Сәлахова белән Илдар Кыямов алып барды. Кичәдә Рөстәм Насыйбуллин һәм Айгөл Хәйри җырлады, дип яза "Татар-Информ" МА.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»