|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2024 Җәмгыять
Әбисе йоклап яткан 9 яшьлек оныгының башына чүкеч белән сукканОмскида булган бу гадәттән тыш хәл. 57 яшьлек әбисе башта йоклаган 9 яшьлек оныгын чүкеч белән сугып имгәтә. Анна соң үзенә дә җәрәхәтләр китерә. Хәзер икесе дә реанимациядә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, бу вакытта баланың әти-әнисе кухняда иртәнге аш әзерли. Уллары озак вакыт ашарга чыкмагач, алар йокы бүлмәсенә кереп шок кичерә: карават өстендә басып торучы әби кеше баланың башына чүкеч белән суга.
Чүкечен тартып алганнан соң 57 ящьлек хатын-кыз, балага беренче ярдәм күрсәткән арада, башка бүлмәгә кереп яшеренеп, башта үзен, ә аннары үзенең әнисен - зыян күргән малайның 86 яшьлек дәү әбисен муенына пычак белән яралый һәм фатирдан чыгып йөгерә. Соңрак аны килгән полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Бала да, аңа һөҗүм итүче дә хәзер реанимациядә. Дәү әнисе, бәхеткә, авыр җәрәхәтләнмәгән.
Туганнары нәрсә булганын аңламый, дип яза "Комсомольская правда". Хәзер эшне тикшерү бара. Ике кешене үтерергә омтылу буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|