|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2024 Хәвеф-хәтәр
Таксист пенсионер ханымны 11,5 млн сумга алдаганВоронежда полиция 67 яшьлек пенсионер ханымны 11,5 миллион сумга алдаган ир-атны эзләп тапкан. Ир-ат Волгоградка күченеп китәргә өлгерә, аны эзләүгә ел ярым вакыт китә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, 2021 елда Воронеж пенсионеркасы сәфәр вакытында такси йөртүчесе белән таныша, алар арасында дуслык, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаша. Ел дәвамында ир - ат таныш кешесеннән төрле сылтаулар белән бурычка акча алган: туганнарын дәвалау, автомобиль ремонтлау, кредитларны түләү, бизнесны үстерү һәм башкалар өчен.
2022 елның июлендә, бурыч суммасы 11,5 миллион сумнан артып киткәч, таксист элемтәгә чыкмый башлый һәм пенсионер ханым полициягә мөрәҗәгать итә.
Полиция шикләнелүченең шәхесен ачыклаган - ул 40 яшьлек волгоградлы булып чыккан. Аны тоткарлаганнар.
Җинаять эше кузгатылган, дип яза Российская газета.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|