|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2024 Дин
Мәетне юганнан соң ачып карарга ярыймы?"Безнең авыл мәчетендә мәет юу урыны ачтылар. Мәетне шунда юалар да, мәчет алдында гына дога кылып, соңгы юлга озаталар. Үзе яшәгән йортка алып кайтмыйлар. Болай ярыймы? Юып кәфенләгәннән соң, якыннарына мәетнең йөзен карарга рөхсәт итмиләр. Мәрхүмне соңгы тапкыр күрергә теләүчеләр була бит", - дип сорый Ришат исемле укучыбыз. Казандагы “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН:
— Мәетне җирләү тәртибе һәр җирлектә кабул ителгән тәртипләргә нигезләнә. Сезнең авылда шундый рәвешле башкарылса, бу тәртипләргә буйсынырга кирәк. Дөрес, дин буенча, мәетне йорты ишегалдына алып кайтып, шунда җеназа уку тыелмаган. Чынлап та, кайбер җирдә юып кәфенләгәннән соң, мәетнең йөзен ачып күрсәтәләр, кайбер авылларда рөхсәт ителми. Сәбәбе — җеназа намазын укуны һәм җирләүне тоткарламау белән бәйле. Алайса, мәетне юып кәфенләгәннән соң, аның якыннары, аеруча әнисе, хатыны, балалары өстенә ятып, бик каты елый башлыйлар һәм моның белән җирләү эшләрен тоткарлыйлар.
Фото: ©famveldman/123rf.com
--- |
Иң күп укылган
|