поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.02.2024 Хәвеф-хәтәр

Нурлат шәһәрендә янгын: ялгыз ханым 4 баласы белән урамда калган

17 февраль иртәсе дә шомлы хәбәр җиткерде: Нурлат шәһәрендә яшәп, 4 баласын ялгыз үстерүче Гөлия Монасыйпованың йортына ут кабып, бер сәгать эчендә янып та беткән.

Кыш уртасында күп балалы гаиләнең йорты көлгә әйләнүе кызганыч. 
 
Без шалтыратканда Гөлия күршеләрендә иде. Шок хәлендә. 
 
- Йортыбыз ике катлы. Балалар да йокыларыннан торган, барыбыз да беренче катта кайнаша идек. Олы кызым Мәрьям мәктәптә, аңа 12 яшь. Әмин улыма – 6, Әмирәгә – 4, Рәйхан улыма 2 яшь кенә әле. Икенче каттан төтен исе килә башлады, ул да түгел, беренче катка болыт кебек төтен таралды, ә өстә нәрсәдер чатыр-чытыр килеп, дөрләп янарга ук кереште. Балаларның кечкенәсен генә юрганга төрдем дә, Әмин белән Әмирәгә кулыма нәрсә эләкте шуны киертеп, җыйнаулашып ишегалдына йөгереп чыктык. 112 хезмәтенә шалтыратып, адресымны, агач йорт януын әйтергә генә өлгердем, телефонымның зарядкасы беткән иде, сүнеп тә китте. Балаларны тиз генә күршеләргә кертеп куйдым. Әйләнеп чыксам ялкын телләре йортны тулысы белән чорнап алган, эченә керерлек тә, якын да барырлык та түгел иде... Мин кабат күршеләргә кереп егылдым, – ди Гөлия ханым.
 
Янгынның ни сәбәпле килеп чыгуы да әлегә билгеле түгел. Гөлия аны ире белән бергә яшәгәндә, 2019 елны ипотекага сатып алган. Әле тагын 11 ел түлиселәре бар. Иң әрнеткәне – йорт иминиятләштерелмәгән. Ире белән аерылышканнар. Элекке тормыш иптәше йорт хуҗасы булу сәбәпле, Гөлия йортны иминиятләштерә дә алмаган. 
 
- Декабрь аенда гына күрше урамда бер йорт янып китте. Шул вакытта: “Әй, Аллаһым, безнең йортка гына ут капмасын, шырпы тартмасы кебек янып бетәчәк. Төнлә янгын чыкса, балаларны да алып чыгып өлгерә алмаячакмын”, – дип уйлаган идем. Ике катлы йортыбыз агач бүрәнәдән салынган иде, шуңа тиз янып та бетте, – ди хуҗабикә. 
 
Балаларны, бертуган энесе белән авылда яшәүче әти-әнисе янына кайтарып куйган. Аерылган иренең юлда булуын, кайтып килүен дә әйтте. Берүзе 4 бала тәрбияләүче 30 яшьлек Гөлия шушы көннәрдә генә эшкә дә урнашып йөргән. Зур сынау килгән бу ханымга ярдәм итсәк иде. Гөлиянең 89534065797 телефон номеры әтисенең Сбербанк картасына беркетелгән (Ирек Хамзинович П.)   
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 17.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»