поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.02.2024 Фаҗига

Сабада фаҗига: "Бөтен серне үзләре белән алып киттеләр"

Саба районының Сабай авылы капкасыннан ике мәрхүмне соңгы юлга озаттылар. Икесе дә бер үк җирдә – мунчада сөрем газына агуланганнар. Күршеләр. Өстәвенә туганнар да диләр.

“Көне буе эзләдек”
Наилә апа Хөснуллинаны, без барып җиткәндә, моргтан алып кайтып җиткермәгәннәр иде әле. Моргта юдырып, кәфенләтәселәр икән, вакыт шуңа да сузылган. Аны җомгага кадәр җирли алмауларына уфтансалар да, йортына җыелган авылдашлары, туганнары, балалары сабырлык белән сөйләштеләр. 
 
Фәннүр – төпчеге, өйләнмәгән әле, Казанда эшләп йөри балакай. Үзен тыныч тотарга тырышса да, читкә китеп, елап та ала. Иң авыры аңа, әнисе барында терәкле иде әле, хәзер ялгызына кыенрак туры килер. Ялгызы да түгел үзе, апасы Лилия Мамадыш районының Баскан авылында кияүдә, Айрат абыйсы Казанда яши дә, әниле тормыш – бәхетле, әнисез яшәү икенче бит инде ул, – диде капка төбенә җыелышкан ирләр. 
 
Лилия кызын бу хәбәр хастаханә ятагында эзләп тапкан. Дәвалану мохтаҗлыгын читкә куеп, әнисез ятим калган туган нигезенә кайткан. 
 
- Көн дә иртән шалтырата торган иде. Берәр җиргә барасы булса да, шунда киттем әле, мине эзләмә, кызым, дип гел кисәтеп хәбәр бирде. Сәгать тугыз тулганын көттем дә, әнигә җыйдым. Телефоны сүнгән. Өй телефонына җыям – алмый. Гаҗәпләнеп, әнинең Казанда яшәүче Фәрдәнә исемле бертуган сеңлесенә шалтыраттым. Ул да кайдалыгын белми икән. Аптырадым, – ди Лилия ханым. 
 
Сабай авылында мәрхүмәнең Фәнзилә исемле бертуган сеңлесе яши икән, борчулы хәбәр алгач, ул апасы йортына китә. Килсә – ишектә алдавыч йозак. Димәк, авылда, ерак китмәгән. Аннан карый, абзар, мунча тирәсенә күз сала да, кайтып китә. 
- Безнең малайның аягы сынган иде, яралары булганга тектеләр, менә шуның җепләрен алдырырга дип, безнең Сабага хастаханәгә чыгып киткән вакыт. Киленнән ишетәм, Наиләне эзлиләр. Мәңге авылдан чыгып чыгып китә торган кеше түгел, урамында гына, берәрсендәдер, дим. Аннары ишетелде инде, үлесенә кайтып төштек. Авылга кибет килә торган көн, мәрхүмәкәем, ипигә дип чыккандыр да, Рамилнең мунча морҗасыннан төтен күргәч, хәл белергә дип аңа сугылган инде. Янәшә күршеләр, гел керешеп-чыгышып йөриләр иде. Рамилләр болай Сабада яшиләр. Монда да кайткалыйлар гына, җәйләрен күпчелек биредә. Җәйләрен бакча үстерәләр, – ди Мөдәрис абый. 
 
Фәнзилә сеңлесенең ире ул. Бер авылда, ярдәмләшеп гомер иткәннәр. 
- Ишеген ачып кердек. Наилә апа суган чистартып куйган, суыткычтан бер кисәк итен чыгарган. Анысы җебеп беткән иде, Наилә апаны ярты көн эзләдек бит, көндезге сәгать икеләрдә генә мунчадан эзләп таптык. Без аны ишек  янындагы стенага басып торгандыр дибез, егылган ул. Ә менә Рамил утырган җирдән генә йоклап киткән. Шул килеш, селкенмәгән дә. Эзләп тапкан туганнары – хатыны Ләйсәннең бертуганы Салават, муен тамырындагы йөрәк тибешен тыңлап карадым да, чыгып киттем, үлгәннәр иде, ди. Рамил бит ул хатыны Ләйсәнне киченнән Иске Мичән авылына илтеп куйган. Алар икесе дә Иске Мичәннекеләр. Ләйсәнгә, кайткач мунчага ягам, сулар катмасын, дигән. Киченнән бәлки сулары җылымса булгандыр, мунчаны, гөнаһ шомлыгына каршы, иртән ягып җибәргән. Аның мунча тирәсендә кайнашканын күрепме, хәл белергәме, әллә кибет килгәнче җылыда торыйм дигәндерме, Наилә апа да чоланына кергән. Аның телефоны да эшләмәгән, бәлки шуны рәтләтим дигәндер, белмибез бит, бөтен серне үзләре белән алып киттеләр, – ди Мөдәрис абый.
 
“Сөйләшеп туя алмады...”
Наилә апа ике ел элек кенә ирен җирләгән. Тракторчы булып эшләгән Нуриәхмәт абый йөрәктән китеп барган. Яшь аермалары – 9 яшь, ипле яшәгәннәр, тормышта төрлесен кичкәннәр.
 
Алдагы көнне әни бөтен туганнар белән сөйләшеп чыкты, – дип сүзне дәвам итә кызы Ләйсән. – Минем белән дә, балаларым, оныкларым белән сөйләшеп туя алмады инде. Бик ярдәмчел иде ул безнең. Кешегә кирәклеген күрсә, үзенә калмаса калмый, соңгы телем икмәген дә биреп чыгара иде. Гомере буе сыер сауды, эш дип янды.
 
- Ишегалдындагы карны көнлек көрәп, түгеп бара иде. Ирле кешеләр ишегалдында кәҗә сукмагы ачып кына яшәгәнне, ул әнә күрәсезме, безнекен туй ясамалы иткән, бер көрәк кар калдырмаган бит. Үгез бозау асрый иде, әни үлгәч, кичәдән бирле аптырыйбыз, су салсак та, алдына печән куйсак та ашамый да эчми дә, үкерә дә үкерә генә, әни юклыгын ул да сизенә, – ди Лилия. 
 
Мөдәрис абый белән дә Наилә апа ике көн элек ярты сәгатьләп сөйләшкән. Кинәт китеп барасын сизенгәндерме... Фәрдәнә апага да шалтыраткан ул. Аның белән дә озак итеп сөйләшәсе килгән. 
 
- Минем икенче сменада эшли торган атнам. Кич шалтыратты. Мин эштә озак сөйләшә алмыйм. Карлар да көрәдем, Фәннүрем түбәдән төшереп киткән иде, чак түгеп бетердем, – диде. Йоклый алмавыннан зарланды. Соң шул кадәр эшләгәч, аяк-кулларыңа көч килә, билгеле, сызланасың, дидем. Борчылдыра, никтер күңелем тыныч түгел, диде. Апа ял ит, кар түгәм дип шашма инде, дидем. Эшкә ябышса, ут чыгарып эшли иде, мәрхүмә. Эш түгел, үзең янасың, дип, ничәмә мәртәбә әйткәнем, әрләгәнем дә булды. Эш дигәне авыл кешесенең канына сеңәдерме. Урамга түгәр чама калмады, хәзер карны тыкрык ягына ташыйм, диде. Әрәм булды... Киң күңелле, алтын йөрәкле иде мәрхүмә. Үзебезнең туган нигез түбән очта, 96 яшендә әниебез үлеп киткәч, гел апа янына кайта идек. Минем балалар да гел шушында иделәр. Кәрәзле телефоны эшләми дип тә әйтеп алды, шуны күрсәтергә дип күршеләргә кергәндер дим мин аны. Көне буе эзләдек бит без аны. Мөдәрискә шалтыратып, апа зират юлыннан кайтып керми, гел җизнине сагына, зират тирәсен караштыр әле, кызы бик борчыла дип тә әйттем, – ди сөйләде Фәрдәнә апа. – Соңгы сөйләшүдә Фәннүрне дә әйтеп алды, бик боек күренә ул балам, диде. Үлгән артыннан үлеп булмый инде, исән балаларына бәхет теләп, тыныч йокласын...
 
Рамил Һадиевны җомгага кадәр җирләделәр. Аның гәүдәсен өйдә юып кәфенләгәннәр. Күмелүе дә Иске Мичән авылы зиратында. Авыл халкы бу гаилә турында бик аз белә. Соңгы вакытларда гына кайткалап йөргәнлектән, әллә ни аралашмаганнар. Хатыны Ләйсәннең туганнары нигезе икән. 
 
- Иске Мичәннекеләр алар. Тимершык авыл җирлегенә кермәгәч, мин дә белмим үзләрен. Ләйсән апаның туганы – Сәхия апа йорты ул. Әбекәй 86 яшендә үлеп китте. Балалары юк, кияүгә чыкман иде, рәхмәт, Ләйсән апа белән Рамил абый аны тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар. Йорты да аларга калды, төзекләндерделәр. Тәрәзәләрен алмаштырдылар, тышладылар, бакчасына теплица урнаштырдылар. Сабай авылы болай да 56 хуҗалыклы гына, шунда 30 кеше яши. Елдан ел кимүгә бара, менә тагын үлем очрагы... Мин үзем анда бармадым, – ди Тимершык авылы җирлек башлыгы Айдар Хәҗиев. – Наилә апаның, әйтүләренчә, киченнән үк телефоны сүнгән булса кирәк. Кичке сәгать унынчы яртыда соңгы тапкыр телефонына кергән. Ни булганын, тикшерү ачыклар. Әмма җинаять эше түгел, исәннәребезгә дә бер сабак булсын иде. Сөрем газы бик хәтәр нәрсә, җылынырга дип ике генә минутка да исле мунчага керергә ярамый. Болар да чолан кебек җирендә генә булганнар бит тә, менә ничек килеп чыккан. Сак булсак иде. Ялгышларны кабатламыйк.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 17.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»