|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2024 Хәвеф-хәтәр
Сабада мунчада үлгән пар ирле-хатынлы булмаганСаба районының Сабай авылында мунчада ир белән хатын янып үлгән дигән хәбәр таралды. “ВТ” журналисты әлеге хәлне ачыклар өчен Тимершык авыл җирлеге советында эшләүчеләр белән элемтәгә керде. – Дөрес хәбәр түгел бу. Ул кешеләр үлгәннәр. Әмма мунчада һәм янып түгел. Ир белән хатын да булмаганнар. Сабайда берничә генә хуҗалык анда. Үлгән хатын-кыз ул авылныкы, ир-кеше башка җирдән килгән булган. Хатын-кыз олы яшьтә, ир-ат яшь әле. Йомыш белән генә кергәнме, белмибез. Әмма икесе дә вафат, – ди исемен әйтергә теләмәгән хезмәткәр. – Газ белән агуланмадылармы икән дигән фараз бар. Әлегә үлем сәбәбе ачыкланмаган. Вафат булган гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|