|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2024 Хәвеф-хәтәр
Ут капкан “скорая” эчендә пациент булганБашкортстанда ашыгыч ярдәм машинасына ут капкан. Бу хәл Стәрлетамак шәһәрендә булган. Автомобиль салонында водительдән тыш, табиб белән пациент та булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе һәм республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары килеп җиткәндә “бухканканы” ялкын чорнап алган.
“Салондагы өч кеше янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче машинадан чыгарга өлгергән. Янгын 15 минут эчендә сүндерелгән”, – диләр ведомствода.
Әйтүләренчә, фельдшер белән пациент “попуткага” утырып дәваханәгә киткән.
Бәхеткә, әлеге вакыйгада берәү дә каза күрмәгән.
Фото: МЧС
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|