поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.02.2024 Җәмгыять

«Баламны кулларыма да ала алмыйча калам икән дигән уй булды»

Казанның Тульская урамында урнашкан машина юу урынында автоцистерна эчендә ятучы ике ир-атны табалар. Аларның берсе хастаханәдә ята, икенчесен коткара алмыйлар. Әлеге ир-атларның бәлагә юлыгуы хакында 16 нчы янгын-коткару частена хәбәр килә. Өч коткаручы – Александр Хилков, Фарух Галләмов, Рамил Шәйдуллин юлга кузгала.

Мондый хәлне беренче күрүләре була аларның. Ир-атларны коткарырга дип, Рамил Шәйдуллин алар янына төшеп китә.

– Төн иде. Безнең частьтан ерак урнашмаган машина юдыру станциясенә барып җиттек. Без аларны чыга гына алмыйлардыр, дип уйладык. Фаррух аларның аңсыз икәнлекләрен әйткәч, мин махсус киенеп, алып чыгарга дип аска төшеп киттем. Ир-атларга маска кидердек. Өскә чыгардык. Ул арада ашыгыч ярдәм дә килеп җиткән иде. Ахыргача, егетләрнең икесе дә исәндер дип көттек, – ди ул.

Рамилнең кешеләрне коткаруы беренче генә тапкыр түгел. Суга батучыга да ярдәмгә ашыга ул, янгын эченә кереп китә. Эше шундый. Тәрбиясе дә. Нәселләрендә 7 ир-ат коткаручы һөнәрен сайлаган. Әтисе 25 ел янгын сүндерүче булып эшли. Аның энесе, әнисенең ике туганы, кияүләре дә шушы хезмәттә.

– Мин бер дә бу һөнәрне сайлармын димәгән идем. Мәктәп елларында музыкага хирыс булдым. Баянда, гитарада, пианинода уйный беләм. Армиядән кайттым да коткаручы булып эшкә урнаштым. Әтиемнең үзенә ияртеп йөртүләре бушка китмәде. Шөкер, әлегә кадәр үкенгәнем булмады. Кешеләрне коткарып булса, күңелгә рәхәт булып китә. Ул хисләрне аңлатып булмый, – ди Рамил. – Төрле хәлләр белән очрашабыз. Кайчак йорт дөрләп яна. Соң чакырталар. Инде өйгә кереп булмый. Ә анда кешеләр. Шулчакта өзелә инде үзәк. Аеруча балаларның гәүдәләрен табу кыен. Без кулдан килгәнчә ярдәм итәбез, булышабыз инде. Ул чакта кешеләр бик хәсрәтле була. Иң авыр чакларын без күрәбез. Ә аннары берәр көн узып, тыныч кына ятканда алдагы көннәр искә төшеп, нинди зур эш башкарганбыз, дисең. Шаккатып та куясың. Ул зур эш янында, гомерләрне куркыныч астына кую да бар.

Коткаручылар һәр сменага чыгып киткәндә, моны аңлый. Аларның әти-әниләре дә, хатыннары да якын кешеләренең хәлен яхшы белә. Бергә эшләгән егетләр дусларга әйләнә, гаиләләр туганлаша.

– 2009 елда кызым туды. Иртәгә бала тудыру йортыннан чыгаралар дигән көнне мин эштә идем. Иртәнге сигездә алышынабыз. Минутларын санап көтәм. Шулвакыт 15 минут кала, янгын хакында хәбәр килде. Барып керсәк, газ баллоннары тутырылган склад яна. Менә шунда баламны кулларыма да ала алмыйча калам икән дигән уй булды. Шөкер, сүндерә алдык. Хатыным Альбина белән бер-беребезне аңлап яшибез, – ди Рамил.

Гаиләдә коткаручылар күп булгач та рәхәт, ди ул. Очрашканда һәркем үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Төрле хәлләрне искә ала икән. Әмма гел эш кенә түгел, Рамил балыкка йөрергә, мунча керергә ярата.

– Әнә шул чакта барысы да онытыла. Яратып башкарган эш күңелгә рәхәт бит ул.  Авырлыкларны да күтәрергә өйрәнәсең. Хәсрәтләрне дә кабул итә башлыйсың. Бердәмлек көчле итә безне. Коллективыбыз дус. Җитәкчебез Максим Демагин бер учка җыеп тора. Егетләребез өчен дә утка-суга керергә әзербез. Берәүгә авырлык килсә, шундук ярдәмгә ашыгабыз. Кешеләргә булышу канда безнең, – ди Рамил.

Сүз уңаенан, Рамил «Ватаным Татарстан» газетасында язмышы бәян ителгән, операция ясар өчен ярдәм кирәк булган Данис Фәсхетдиновның якын дусты булып чыкты. Исегезгә төшерәбез: без Алсу һәм Азат Фазлыевлар белән бергә аңа ярдәмгә хәйрия концерты уздырган идек. Яман чир белән көрәшкән Данисның хәлен дә белештек. Шөкер, бар да яхшы икән. Фатир алганнар, улларына иптәшкә сеңелкәш алып кайтканнар. Данис яңадан егетләр янына эшкә чыккан. Бу сөенечле хәбәрдән соң Данисның үзе белән дә элемтәгә кердек. Ул исә үзенә ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтләрен җиткерде.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.02.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»