|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2024 Шоу-бизнес
Зәринә Хәсәншина: “Әти-әнине мондыйга күндереп булмас иде”Җырчы Зәринә Хәсәншина Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылыннан. Казаннан кайчак атнасына өч тапкыр кайтып килә. “Әти-әнигә алдан әйтеп тормыйча, сюрприз ясап, кайтып кергән чаклар да күп”, — ди Зәринә, елмаеп. — Әти-әниең белән кызыклы видеолар төшерү кайчан башланды, Зәринә? Ничек күндердең? — Ковид вакытында башланды ул, махсус түгел. Барыбыз да өйдә яткан чаклар. Шушы видеоларны кертүгә, күп лайклар куя, яза башладылар. “Әниегезне күбрәк төшерегез әле”, — дип сорадылар. Ул чакта әни үзен төшергәнне күрми дә кала иде. Хәзер белә, сизә. Ишектән керүемә: “Безнең папарацци яки телевидение кайтып төште”, — ди. Әнинең укытучылык стажы 20 ел, сүзгә оста, бер генә әйтеп куя. “Алдан әзерлисезме?” — диләр. Әнинең әрләвен ничек алдан сөйләшеп куйыйм инде? Алай күндереп тә булмас иде. Моментында видеога эләктереп калсам — калам, калмасам — юк. Ул сүзләр бүтән кабатланмый яки беренчесе кебек килеп чыкмаячак. Шуңа авылда кулда һәрчак телефон. Башта әни, төшермә, дип каршы килгәләде. Авыл җирендә тегесен-монысын әйтүчеләр дә бар бит. “Ник кеше сүзенә игътибар итәсең? Яраталар бит сине!” — дип күндердем. Шунысына шатланам: без — позитив гаилә, бер-беребездән көлә, шаярта, төрттерә беләбез. Әти-әни — якын дусларым да. Исән-сау гына булсыннар!
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|