|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2024 Җәмгыять
КФУ профессоры Казанга җылы көннәр һәм яз кайчан киләчәге хакында сөйләдеКазанда алдагы көннәрдә суытачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, һава температурасының -27..-21 градуска кадәр түбәнәюе көтелә. Моның сәбәбе – Арктикадан салкын һава үтеп керүен тәэмин итәчәк антициклон. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде.
Спикер сүзләренчә, җомга, 16 февраль һәм шимбә, 17 февраль – иң салкын көннәр. Алга таба җылыта башлаячак, чөнки республикага Атлантик циклон килә, дип яза Татар-информ.
Салкынайтып алганнан соң, температура күтәрелә башлаячак, әмма Переведенцев буран чыгу, бозлы яңгыр яву ихтималы хакында да кисәтте.
Аның фаразлавынча, «чын яз» якынча 30 март – 3 апрельдә киләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|