поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.02.2024 Шоу-бизнес

Җырчы Алинә Шәрипҗанова: “Әтиемә үпкәм юк”

Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанованың тавышын сокланып тыңларлык. “Татарның Гөлҗамалы нинди була?”– дисәләр, һичшиксез, бу җырчыны атап үтәргә буладыр.

Сөйкемле, ачык күңелле, тыйнак Алинәнең тормышында сынаулар аз түгел...

– Тумышыгыз белән Саратов өлкәсеннән икән. Балачагыгыз ничек узды?
– Балачагым Саратов өлкәсендә үтте. Без яшәгән Ершов шәһәрендә татарлар, руслар, башкортлар, казахлар да бар иде. Катнаш мохиттә тәрбияләндем. Һәр милләтнең гореф-гадәтләрен күреп, бергә уйнап үстек. Балачагым бик бәхетле булды, мин канәгать! Әби белән бергә бишбармак әзерләүне, аннан бөтен күршеләр белән бергә сыйлануны сагынып искә алам. Мәҗлесләрдә гармун моңнары тынмады. Әнием ягыннан әби тумышы белән Украинадан, шуңа күрә русча, украинча җырларны башкардым. Әти исә, кечкенәдән “Сарман көйләре”н тыңлатты, аларны да бик яратып җырладым. Йортыбызда чын милләтләр дуслыгы рухы урнашты, шуңа күрә дә бәхетлемен. 

– Әтиегез сезгә 14 яшь булганда гаиләдән киткән. Аңа ачу сакламадыгызмы?
– Әлбәттә, без бу хәлне җиңел генә үткәреп җибәрә алмадык. Тормышның асылына төшенә башлаган гына чорым, яшүсмер вакытым. Гаилә таркалганда ир белән хатынның гына түгел, балаларның да күңелләренә салкын җилләр үтеп керә. “Ничек алай була ала соң?” – дигән уйлар миңа тынгы бирмәде. Әтигә үпкәләдем, без аралашмадык. Ә әнигә ничек авыр булганын күз алдына да китерә алмыйм. Ике баланы аякка бастырырга кирәк. Әни ике эштә эшләде, башкалардан бер дә ким булмадык. Без аңа чиксез рәхмәтле.

– Әниегез тагын бер тапкыр гаилә кормадымы?
– Әти белән әни аерылышканнан соң, өйдә башка ир-ат күрмәдек. Никадәр авыр булса да, әни беркайчан зарланмады. Ул тозлаган яшелчәләрне яратып ашадык, булганына канәгать булдык. Без әнинең тырышлыгын һәрвакыт тойдык, аңа холык күрсәтеп, киреләнеп утырырга хакыбыз юк иде. Ул бик акыллы хатын-кыз, безне һәрвакыт укырга, белем алырга өндәде. Казанга килүемнең сәбәпчесе дә әнием. “Казанда татарча яхшырак сөйләшәләр, сиңа шунда барырга кирәк”, – диде.  Хәзер дә әни тормышымда зур урын алып тора. Балаларымны тәрбияләргә ярдәм итә, моңа өстәп эшли дә әле. Аның оптимизмына, яшәү көченә сокланам. Барысына җитешә, “Настроение+” дигән ветераннар хорында да җырлый. Аңа яратып Мәхәббәт (әнисенең исеме Любовь) Анатольевна дип тә эндәшәләр. Сау-сәламәт кенә булсын.

– Хәзер әтиегез белән аралашасызмы?
– Мөнәсәбәтләребез җылынсын өчен вакыт кирәк булды. 30 яшьтән соң гына әти белән аралаша башладым. Әлбәттә, мин аны яратам. Ул бит миңа җан биргән кеше, нинди генә булса да ул бер генә. Беренче тапкыр видеоэлемтә аша хәбәрләштек. Ул бер дә үзгәрмәгән иде, рәхәтләнеп сөйләштек, аңлаштык. Аның безгә кунакка килгәне дә бар. Оныклары белән дә гел хәбәрдә тора. Һәркемнең үз язмышы, ачу саклап яшәргә кирәкми. Мин әти җылысына сусап үстем. Бәлки шуңа күрә язмыш тормыш иптәшемнең әтисен бүләк иткәндер. Кайнатамны бик хөрмәт итәм, ул – алтын кеше. Бөтенебезгә җитәрдәй әти җылысын бирә. Күптән түгел генә “Әтием елмаюы” дигән яңа җыр яздырдым. Бу җырым белән аңа рәхмәтемне әйтәм. 

– Сезгә татар җырларын әбиегез өйрәткән дип беләм...
– Әбием үзе дә бик матур җырлый иде. Аның тавышы Әлфия Авзалованыкына охшаган иде. Илһам Шакиров җырларын беренче тапкыр пластинкалардан нәкъ әби тыңлатты. Җырчы булуымда әбиемнең өлеше зур. Ни кызганыч, 84 яшендә ураза вакытында җомга көнне арабыздан китеп барды. Ярты ел хастаханә юлында йөрде. Шунда йоклаганда өзелгән... Без гел сөйләшеп, хәлен белешеп тордык. Сагынып, искә алып торабыз. Урыны оҗмахта булсын.

– Белемегез буенча юрист та икән. Ә җырчы һөнәрен ничек сайладыгыз?
– Казан мәдәният институтына укырга кергәч үк, ресторанга эшкә урнаштым. Һәр кич саен  җырлап, бераз булса да акча эшли идем. Шулай җырлап йөрүем укытучыма ошамады. 1 курстан соң, укуны ташларга туры килде. Юристлыкка укырга кердем, ул вакытта да эшләдем. Югары белем алгач, Венера Ганиева үз кафедрасына укырга чакырды. Янәдән мәдәният институтына кайттым. Ул чорда белем алуга җаваплырак карадым. Хәзер үзем дә шунда укытам. Юристлыкка укуыма үкенмим. Бүген бу һөнәр һәркемгә кирәк, барыбер көндәлек тормышта документлар белән эш итәбез. Ике югары белемем бар, икесен дә кулланып торам.

– Сезне универсаль җырчы дип атыйлар. Тавышыгызны ничек саклыйсыз?
– Тавыш – Аллаһ Тәгаләдән иңдерелгән иң кыйммәтле корал.  Аның белән уйнарга ярамый. Начар гадәтләрем юк, җырлар алдыннан мунча керергә рөхсәт ителми. Туклану, йокы режим буенча булырга тиеш. Кыскасы, яхшы тавыш – дициплинага бәйле. Авырган вакытта, гомумән, җырларга ярамый. Күп кенә җырчылар бу кагыйдәләрне үтәми, концертка билет сатылган, җырларга кирәк. Фонаграмма ярдәм итә андый вакытта. Тик минем кимчелекле ягым бар, фонаграммага җырлый белмим. Телевидениегә төшергән вакытта, үзем җырлаганны нишләптер тотып ала алмыйм. Югыйсә, шул ук мин җырлаган язма бит. “Микрофон бирегез болай җырлыйм”, – дип әйтәм. Тере тавышка җырлау күпкә отышлырак. 

– Сез Казан шәһәре филармониясендә эшлисез. Үзегезгә эшләү теләге юкмы?
– Элек җырчыларның концертлары филармония ярдәмендә үткәрелгән. Хәзер үзенә эшләүче артистларга авыррак, бүрене аяклары ашата диләр бит. Концерт куярга мәйданчык эзләргә, тамашачы җыярдай программа төзергә кирәк. Бик күп көч сарыф ителә. Филармониядә эшләгәч, миңа хезмәт хакы килә. Барыбер ниндидер тотрыклылык бар. Балалар тугач бөтен дөньям үзгәрде. Аларны тормышымда беренче урынга куям. Әлбәттә, филармониядә эшләгәч, бик күп чараларда чыгыш ясыйм. Тик гаилә тормышына да игътибарым зур.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 14.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»