|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2024 Җәмгыять
«А я думала сова» мемы аша танылган Суфия апа яман чирдән үлгән«А я думала сова» дигән мем-видео герое Суфия Хәйдәровна вафат булган. 66 яшьлек хатын-кыз бавырында таралган яман чирдән вафат булган. Хәтерләсәгез, әлеге видео 2013 елда популярлашып киткән иде. Аны Рабит абый Батулланың улы Байбулат "Эрмитаж" паркында очраклы гына рәвештә төшергән. Каршысына йөгерә-атлый килгән, камераны ябалак дип уйлаган әби белән бу видео интернетта бик күп таралып, аны миллионлаган кеше карап өлгергән иде.
Байбулат хәбәр итүенчә, Суфия апа белән ул бик еш булмаса да, аралашып торган. 6 февраль көнне исә аның хастаханәдә вафат булуы турында мәгълүм булган.
"Мин Суфия Хәйдәровнага барысы өчен дә рәхмәтле. Урының җәннәттә булсын, Суфия апа", – дип язган Байбулат социаль челтәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|