|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2024 Хәвеф-хәтәр
Ире белән талашкан хатын урманда адашканБашкортстанның махсус хезмәтләренә урманда бер хатын югалган дигән хәбәр килгән. БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты ачыклавынча, кичә кичен ирле-хатынлы пар Ишембай районының Октябрь авылыннан туганнары белән бергә Салават шәһәренә китеп барган. Юлда ир белән хатын талашкан, хатын машинадан чыккан да йөгереп урманга кереп киткән. Озак вакыт урманнан әйләнеп чыкмагач, хатынның туганнары 112 хезмәтенә мөрәҗәгать иткән.
Күмертау буенча Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары тиз арада хатынны эзли башлаган. Адашкан хатынны иртәнгә табан тапканнар һәм полиция белән туганнарына тапшырганнар.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|