|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2024 Криминал
Казанда укучыга пычак белән янаган укытучыны хөкем иттеләрКазанда хезмәттәшенә һәм укучы балага үтерү белән янаган 52 яшьлек хатын-кызны хөкем иттеләр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. 2023 елның маенда Казан мәктәпләренең берсендә укытучы-дефектолог ашханә пычагы белән сыйныфка бәреп кереп, аны укучының муенына терәгән, аннары педагог янына йөгереп килгән һәм шулай ук аңа физик җәза белән янаган.
Гаепләнүче үз гаебен өлешчә танып, педагогка гына янавын белдергән. Суд гаепләнүчегә 380 сәгать мәҗбүри эш билгеләгән, дип яза «Татар-информ».
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|