поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.02.2024 Мәдәният

Затлы тамаша. Айдар Фәйзрахманов туган көн концерты уздырды

Яраткан тамашачысын елга бер җыеп, гел шулай сөендереп тора ул. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов шушы көннәрдә 69 яшен билгеләп үтте һәм матур гадәт буенча тамашачысына туган көн концерты уздырды.

Тамашачыга мондый җыр-моңлы, шигъриятле концертлар тансык. Айдар Фәйзрахмановның ел саен туган көн концерты уздыруы һәм халыкның ел саен залны тутырып килүләре әнә шул хакта сөйли. Халык өч сәгатькә якын барган тамашаны тын да алмый карап утырды. Урынында елмаеп, урынында елап алды. Апалар һәм әбиләр генә түгел, олы яшьтәге абыйлар да күз яшен сөртеп утырды хәтта.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең «Олы юл әйтте» циклындагы концертларны Айдар Фәйзрахманов 2016 елдан башлап тәкъдим итеп килә. Быелгысының исеме «Утырып уйлар уйладым» иде. Аның концертлары шунысы белән үзенчәлекле: монда милли моңнарыбызны, матур җыр-биюләрне генә тыңлап-карап кына түгел, үзе башкаруында күренекле шагыйрьләребезнең әсәрләрен дә ишетеп була. Шигъриятебезне сәхнәдән үтемле итеп халыкка җиткерә белә Айдар абый. Сүз кадерен белүче сирәк сәхнә осталарының берсе ул. Бу кичәсендә ул Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим, Разил Вәлиев, Кадыйр Сибгатуллин һәм башка әдипләрнең шигырьләрен сөйләде.

Җырчыларның да «иң-иң»нәре генә иде монда. Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетдинова, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Алинә һәм Азат Кәримовлар. Яшь җырчы Динар Шәрәфетдиновның чыгышын аеруча җылы кабул иттеләр, бик озак алкышладылар. Күңелләрне нечкәрткән мизгел – Айдар абый кызлары – Чулпан һәм Айгөл белән бергә «Мин сине шундый сагындым» җырын башкаруы. «Әниләренең һәм минем ике газиз бөртегебез», – диде ул кызлары турында.

Ансамбльгә – 25

Үзе моңлы, үзе заманча. Айдар Фәйзрахмановның туган көн концерты фольклор музыкасы дәүләт ансамбленнән башка узса, сәер булыр иде. Сүз уңаеннан, быел ансамбль оешуга 25 ел тула. Ел әйләнәсе халыкка рухи азык таратучы, халык җәүһәрләрен дөньяга танытучы алар. Дәүләтнеке булса да, аны халык та, яратып, Айдар Фәйзрахманов ансамбле дип йөртәләр. Биредә коллективтагы һәр артист җырлый да, бии дә, музыка коралларында да уйный. Бию-хәрәкәт, сәхнәдәге төсләр балкышы, егетләр һәм кызларның купшы киемнәре, һәрберсе төгәл хәрәкәтләр – бер җепкә тезелгән мәрҗәннәр шикелле бу егетләр һәм кызлар. Шул дәрәҗәдә бербөтен, бер йодрык булып эшлиләр-яшиләр. Айдар абый аларга яратып «балаларым» дип дәшә.

– Бүген югары уку йортларында фольклор ансамблендә эшли торган универсал артистларны тәрбияләү өчен факультетлар, хәтта бүлекләр дә юк. Чөнки алар камил рәвештә бии дә белергә, җырлый да, сәхнә юнәлешләрен дә белергә, ниндидер уен коралында да уйнарга тиеш. Бу мәсьәләдә фольклор ансамбль үзенә күрә бер мәктәп булып тора. Алар миңа йә җырчы, йә биюче, йә музыкант буларак килә. Без һәр көнне икешәр сәгать шөгыльләнәбез, камилләшәбез. Биш елда камил дәрәҗәгә җитәләр. Бу – бик зур хезмәт. Бүген без – бу юнәлештә камил рәвештә эшләүче бердәнбер коллектив. Нәтиҗәбез һәм алга таба барыр юлыбыз да бар, – ди Айдар Фәйзрахманов.

Чыганак


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»