поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.02.2024 Җәмгыять

“Долбани её, пусть заткнется!” яки Роддомда күргәннәрем

Халык телендә “Кызыл хач” (“Красный крест”) буларак йөртелгән бала тудыру йортына мин төнге сәгать ике белән өч арасында барып эләктем. Үз теләгем белән төн уртасында барып керүем түгел – сабый туарга ашыкты, нишләтәсең. Бер кочак кәгазь тутыргач, кирәкле процедураларны үткәргәч, берничәсенә кул куйдыргач, мине операция бүлмәсенә озаттылар...

“Һичьюгы чәчтараш булмаганмын!”
“Бер юньле һөнәр сайламаганмын! Төн уртасында торып... бер рәхмәтсез хезмәт!.. Чәчтараш һөнәренә укыган булсам ичмасам!..” – дип зарланып каршы алды мине шәфкать иясе. Анестезиолог ярдәмчесе булды ахры, “Кан тамырымны уң кулымнан таба алмыйлар, бәлки сулына куярсыз системаны?” дигәнемә каршы: “Юк! Безгә монысы кирәк!” –дип кырт кисте ул, гәрчә сул яктан кую җайланмасы булса да. Үз эшенең остасы икән – әллә нинди тәҗрибәле шәфкать туташлары да таба алмаган кан тамырын бернинди күгәртүләрсез-нисез “эшкә җикте”. Әле ярый парикмахерлыкка китеп харап булмаган! Минем аһылдап алуыма да: “Түз, башкалар баланы үзләре дә таба бит әле!” – диде кискен сүзле хыным. Дөрес сүзгә җавап юк иде.
 
...Операциядән соң мине интенсив палатага чыгардылар. Бер тәүлекне шунда үткәрдем. Бала табу бүлмәләре якында гына булганлыктан, аналарның да, дөньяга яңа килгән сабыйларның да тавышлары ишетелеп тора. Бер әни аеруча азапланды, инде берничә сәгать буе ыңгыраша. Шул арада коридорда берәүнең: “Фәлән Фәләнеч, долбани её, пусть заткнется!” – дип кычкырганы ишетелде. Чәчләрем үрә торды! Парикмахер булырга хыялланган ханымның анестезиологка гозерен шулай җиткерүе икән, артык йомшак күңелле минем генә колаклар “ярылды”...
 
Җыештыручы да тәртип сагында
Җыештыручы апалар монда өч-дүрт көн саен алышынып тора. Бик мөлаемнәр чисталык сагында торучы ханымнар. Шуны әйтергә кирәк, чисталыкны чын мәгънәсендә 10 баллдан 10 баллга бәяләр идем. 
 
Мине палатага күчергән көнне кечкенә генә буйлы, туп шикелле түгәрәк бер апа эшли иде. Беренче каттагы интенсив палатадан гади палатадан күчәргә дә шул ярдәм итте. Зур булмаган бер сумкамны күргәч: “Шушы гына мени? Бөтен кешенеке дә шушылай гына булса икән”, дип куйды. 
 
Менә баланы имезергә китерделәр. Аны биләүдә килеш, башын гына күргәнем бар. Палатадаш кызның: “Төргән баланы чишеп карарга ярамый, ачуланалар” дигәненә карамастан, сабыемны ачып карарга булдым. Биләүне чишеп җибәрүем булды – палатага атылып теге “туп” кереп җитте һәм кергән төшкә миңа җикеренә башлады: “Ярамый биләүне чишәргә! Кендеге аша балага инфекция кертсәң, син җавап бирәсең мени?!...” дип тезеп китте. “Ничек инде?! Балаңны тәүге тапкыр күр дә, куллары-аякларын да чишеп карама имеш!” – дип эчтән генә аның белән “конфликтка кердем”, ләкин дәшмәдем.
 
Ярый, хуш, батты кояш, дигәндәй, балаларыны ашаткач яңадан балалар бүлегенә илтеп бирдек. Шуннан соң, каһәр төшкере, йокы күлмәге өстеннән кигән халатымны салырга онытып, караватыма менеп ятканмын. Теге “туп”тан тагын эләкте, пыраннатып чыгып китте. Тәртип – казармадагы шикелле, дигән нәтиҗәгә килдем, казарманың ни икәнен ишетеп кенә белсәм дә. 
 
Бала тудыру йортыннан чыгасым килмәде...
Гадәттә, кешеләр хастаханәдән, балалар тудыру йортыннан чыгарга атлыгып тора. Якшәмбе көнне кизү торган табиб чыгарга тәкъдим иткәч, үземне карый торган табибтан качып чыгып киткән төсле буламын дип, мин баш тарттым. Нигә ашыгырга – монда искиткеч тәмле ашаталар (хастаханә ризыгы димәссең дә!); үзең һәм балаң табиблар карамагында – юк-барга хафаланырга урын юк; ятаклар җайлы; мохит өйдәге кебек – бәхетле ана өчен тагын ни кирәк?!
 
Чыннан да, шифаханәдәге сыман шартлар монда. Әлеге роддом шактый “борынгы”, бай тарихка ия булуына карамастан, яхшы ремонт ясалган, җиһазлар да яңа, иске бина дип һич әйтерлек түгел. Кабул итү бүлеге дә чиста, якты, матур. Монда ниндидер тыныч, рәхәт атмосфера хөкем сөрә. Табиблар да ягымлы. Якты дөньяга яңа кеше туа торган урын нәкъ менә шундый булырга тиеш кебек. Мондый уңай шартлар, тыныч-рәхәт атмосфера балалар тудыру йортының җитәкчесе Альберт Тәлгать улы Хәертдинов һәм хезмәткәрләр тырышлыгы нәтиҗәсе, әлбәттә. Мөдирнең ял көннәрендә дә килеп, һәр пациентның хәлен белешеп китүе ихтирам хисләре уятты.
 
Палаталар якты, уңайлы. Һәр палата өчен аерым юыну бүлмәсе-бәдрәф. Теләгән кеше өчен бала белән бергә ята торган ана-бала бүлмәләренә эләгү мөмкинлеге дә бар. Тәүге сабыен дөньяга китергән аналар өчен бу менә дигән мөмкинлек, минемчә, чөнки өйгә кайткач кына, нишләргә икән, дип аптырап калганчы, монда барысын өйрәнеп чыгасың. 
 
Табибларга рәхмәтем чиксез
Тормыш юлының билгеле бер этабында очрап, йөрәгеңнең иң түрендә урын алган кешеләр була. Аларны искә алганда күңел рәхмәт хисләре белән тула. Мусина Диләрә Мөсәвир кызына, Шебиб Лилия Марсель кызына һәм Никогосян Диана Мәлик кызына мин балаларым һәм үземнең сәламәтлегем өчен гомерем буе рәхмәтлемен... 
 
Әйткәнемчә, “Кызыл хач” бала тудыру йортына төн уртасында барып кердем. Кара төн булуына карамастан, минем янга бөтен специалистлар җыелып бетте. Анестезиолог да, дежур табиблар да, Узист һәм башкалар, дигәндәй... (Гәрчә мин бернинди түләүсез, килешү төземичә генә эләктем әлеге балалар тудыру йортына: участок бүленеше буенча шунда карый идем. Килешү белән керәсеңме, очраклы рәвештә шушы роддомга эләгәсеңме – һәркемгә һәерхаһлы мөнәсәбәт монда.) Шул арада тиз генә операция өстәлен әзерләделәр, анализлар алдылар, узидан карадылар, ктгны тикшерделәр... Моның өчен миңа операция ясаучы табиб – Диана Мәлик кызының оештыра белү сәләтен, җаваплылыгын билгеләп үтәргә кирәк. Табиб дип зур хәрефләр белән язылырга хаклы әлеге ханым мөлаемлыгы, пациентка туганына караган кебек мөнәсәбәте белән дә бөтен куркуларны, шик-шөбһәләрне таратты. 
 
Гомумән, кешеләрнең сәламәтлеге сагында торучы хезмәт ияләренә ихтирамым, хөрмәтем тагын да артты әлеге бала тудыру йортында булып чыкканнан соң. Кыскасы – әни булырга җыенган ханымнарга әлеге роддомны бер курыкмыйча тәкъдим итәр идем.
 
Ландыш Тимерова.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 13.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»