поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.02.2024 Мәдәният

Әлфис Кыямовның арабыздан китүенә ике дистә ел узды

Татарстанның атказанган артисты, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе, Әлфис Кыямовның кызы Айгөл Кыямова әтисен искә алып язган. Безнең яраткан җырчыбыз Әлфис Кыямовның арабыздан китүенә быел 20 ел булган.

Мин дә шәхсән бу көнне нык хәтерлим. “Өмет”тә эшләү белән параллель рәвештә  “Юлдаш” радиосында тапшырулар  да алып барган вакыт.  8 февраль. Туры эфирга әзерләнәм. Ә туры эфир шундый нәрсә, аңа һәр минутыңны ни белән тулыландыруны уйлап әзерләнүдән  тыш, сәгать сугуга бу дөньяныңны онытып, эфир дөньясына кереп чумасың. Алдыңда ярты дөнья, күзеңә күренмәгән, әмма һәр авазыңны, иҗегеңне, сүзеңне, хәтта сулыш алуыңны иләктән үткәреп, ишетеп торучы тыңлаучыларың.  Башыңда бу минутка кадәр нинди уй, нинди хәсрәтең, дөнья мәшәкатең, ачы кайгың булса да онытырга тиешсең. Ә андый көннәр булып тора. Газиз әткәемне соңгы юлга озатып килгәч тә, ул вакытта озын тәнәфес – декрет ялынан соң  яңа коллективка эшкә чыккан гына идем, авыз ачып сүз әйтәсем килмәсә дә, берни булмагандай эфир үткәрергә туры килде.  Ялгышкаладым мин ул эфирда, тыңлаучыларым ни уйлагандыр...
 
Менә бу 8 февраль дә миңа туры килгән иде. Туры эфир студиясенә китәргә җыенгач кына кайгылы хәбәр килеп иреште: “Әлфис Кыямов үлгән!”
 
Йә, Ходай!  “Кил, син, үзең кил!” җырын уйнаткан саен уйнатасы килеп, шунда эфирда микрофонны сүндереп, кушылып җырлап утырган мизгелләрнең нинди җылылык бирүен үзебез, алып баручылар, белә идек. Безнең Әлфис иде бит ул!.. Гомере шулкадәр кыска булмаса, чын тавыш, чын моң тулышында күпме җырлар тыңлап сөенер идек без. Кабатланмас иде аның тавышы!
 
... Авыр эфир булды ул 8 февраль көнендә. Бу кайгылы хәбәрне тыңлаучыларга да әйтми булмый иде...  Әлфис Кыямовны мәңгелеккә югатлкан бурналы көн хәтердә!
 
Менә аның кызы –Айгөле әтисен искә алган,  истәлекләре белән бүлешкән. Айгөл –  биюче. Әлфис үзе дә шундый шәп биюче булган. Монысын әле килеп кенә, гаилә архивындагы видеоларын күргәч кенә аңладым.
 
– 20 ел әтисез...
 
8 февраль 2004 ел, бүгенге кебек буран иде. Синең туган ягыңа, авылыңа юл тоттык.  5-6 сәгатьлек юлны бит без 1 тәүлек кайттык… Ә сине күмгән көнне бик салкын булса да, шундый матур кояш чыкты... Бүген мин кабат шул көнгә кайткан кебек булдым… Рәхмәт сиңа, әти, авыр туфрагың җиңел булсын. Мин сине бик яратам, – дип Әлфис Кыямовны искә алып язган Айгөл Кыямова.
 
 «Миңа аның белән эшләү бәхете тиде. Әлфис абый – күңелгә үтеп керерлек матур җырларын калдырган зур шәхес. Урыны оҗмах түрләрендә булсын», – дигән Илназ Минвәлиев.
 
«Нинди матур истәлек калган! Беренче мәртәбә районга кемнеңдер концерты белән килгән иде, сәхнәгә шомырт чәчәге белән чыкты. Тавышына сокланып, моңнарына таң калдым. Бик яраткан артистым иде. Урыны оҗмахта булсын. Үзегезгә ныклы сабырлык, сәламәтлек телим, Айгөл!»; «Үзенчәлекле тавыш, мәңге халык күңелендә сакланыр», – дип язганнар Айгөлнең дуслары.
 
Автор:Алсу Гәрәева

---
Өмет
№ --- | 12.02.2024
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»