|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2024 Җәмгыять
Казанда йомыркаларны берәмләп урлый башлаганнарКазанда кибет киштәләреннән тавык йомыркаларын берәмләп урлау очраклары арткан. Азык-төлеккә бәяләрнең кискен артуы кайбер гражданнарны урлашырга мәҗбүр итә шул. Хәзер җитештерүчеләр йомыркаларны капларга алтышарлап тутыра башлаганнар. Бу хакта «Татарстан 24» басмасы хәбәр итә. Бу проблеманы сатып алучылар күреп алган. Йомырка сайлаганда алар зур супермаркет киштәләрендә 10 йомырка булырга тиеш булган капларда берничәсе җитмәвен ачыклаган.
Мондый урлашуларга җавап итеп, җитештерүчеләр йомыркаларны алтышарлап сала башлаган, шулай ук 15, 20 һәм 30 данә салынган каплар да барлыкка килгән. Мондый пакетлар махсус целлофан тышча белән уратылган, ә аны ачу авыррак.
Автор:Таҗиева Руфина
--- |
Иң күп укылган
|