|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2024 Могҗиза
490 грамм булып туган кызчык тормышка ябышып ятаУзган елның декабрендә Башкортстанның перинаталь үзәгенә йөклелек срогы 26 атна булган хатын мөрәҗәгать итә. Аңа “авыр дәрәҗәдәге преэклампсия” диагнозы куелган була. Бу ана карынындагы кечкенә нарасыйның гипоксиядән җәфалануын аңлаткан. Медиклар ашыгыч рәвештә кесарев кисеме ясыйлар. Шулай итеп 490 граммлы кыз бала туа. Сабыйның органнары җитлегеп өлгермәгән була, өстәвенә, икенче тәүлектә инфекция барлыгы ачыклана.
Табиблар көне-төне кызчыкның гомере һәм сәламәтлеге өчен көрәшә. Төрле вакытлар була: кайчакта бала шәбәеп китә, кайчакта хәле янә начарланып ала. Әмма кызчык тормышка ябышып ята, бернигә карамый, үзе дә көрәшә, диләр табиблар.
Хәзер аны яңа туган балалар бүлегенә күчергәннәр. Ул җайлап авырлыгын җыя. Әнисе дә сабыйга дәваланырга булыша.
“Бала туу – һәр гаилә өчен иң дулкынландыргыч мизгел. Кызганычка, һәр алтынчы очракта сабыйлар вакытыннан алда дөньяга килә”, – диләр перинаталь үзәктә.
Дөньяга аваз салган һәр сабый сәламәт һәм бәхетле үссен.
Фото: https://rkpcufa.ru
--- |
Иң күп укылган
|