поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.02.2024 Шоу-бизнес

Булат Бәйрәмов: “Никахыма соңга калдым”

Танылган алып баручы Булат Бәйрәмов белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

– Социаль челтәрдәге видеоларның авторы кем?
– Юмор язу өчен – кешеләрне озак күзәтергә кирәк. Күп кенә мәзәкләрне үзем язам. Кайберләрен интернетта күреп алып “татарлаштырабыз”. Барыбер мәзәкне безнең милләт өчен яраклаштырырга кирәк. Юморлы җырларны да таныш мотивларга уйлап йөрим, алар үзеннән-үзе туалар. Элек тә такмаклар яза идем. Ләйсән дә кечкенә чагында актриса булырга хыялланган, шуңа күрә аңа төрле образларда уйнарга кыен түгел.

– Үзегезне яратасызмы?
– Үземә карата бик таләпчән. Үзеңә сокланып утыра башласаң, үсештән туктыйсың. “Эх, ахмак. Нигә алай эшләдең?” – дип тә әйтү дөрес түгел. Димәк, сиңа Аллаһ Тәгаләдән шулай эшләргә язган. Аны кабул итә белергә кирәк. Минем дә  акча югалтулар, ялгыш адымнарым күп булды. Үземне бик нык сүктем. Чынбарлыкта исә, бу ялгышлар – тәҗрибәм. Үзеңә ышанып яшәргә, белем алырга кирәк, камиллекнең чиге юк. Шуңа да “үземне яратам” дип әйтмим, ә “үземне ничек бар – шулай кабул итәм” – дим. 

– Бизнес ачканыгыз булдымы?
– Эшмәкәрлек белән бик күп тапкыр шөгыльләнеп карадым. Айга бер тапкыр чыга торган хатын-кызлар һәм ир-атлар газетасын ачтык. Хатын-кыз газетасына “Ләйсән” исеме куштым. Аннан акча отмадым. “Кулинарушка” аш-су газетасын 3-4 ел чыгардым. Бераз керемле булдым. Сочида Олимпиадага объектлар төзелеше башлангач, йөк машинасын эшкә куйдык. Машина аз гына эшли дә, ватыла. Имеш, Сочидагы эшчеләр безгә акча җибәрәчәк инде. Шуннан соң, бизнес булса, яныңда булсын дигән нәтиҗәгә килдем. Иң соңгы проектым гөмбә бизнесы иде. Шампиньоннар үстереп карадым, анда да акча янды. Киләчәк турында уйланасың бит, гел бәйрәмнәр алып барып кына булмас. Үзеңә эшлисе килә, гаилә бизнесы булдырасы килә. Эшмәкәрлеккә бирелү гаилә бюджетына сукты, билгеле. Ләйсәнгә дә авыр булды, безгә бирелгән сынаудыр бу. Эшләмәгән кеше генә ялгышмый, шулай бит?

– Тормышта хыянәт белән очрашкан булдымы?
– Дошман еракта йөрми, диләр. Иң якын дустыңнан хыянәт көтмисең бит. Шулай да бер дустым бик зур акчага алдады. Безнең белән мәчеткә йөргән булып, дин белән капланып, начар эшчәнлек алып барган икән. Бу хыянәтне авыр кичердем. Тагын тәҗрибә алдым инде. Якын дусларым күп түгел, алар рәтенә ике абыем да керә. Күрешеп, сөйләшеп торабыз. Гаиләдә хыянәт булмады һәм булмасын.

– Ләйсән белән ничек таныштыгыз?
– Арча көллиятен тәмамлагач, авылга кайтырга исәп бар иде. Шул вакытта әни: “Улым, сиңа югары белем алырга кирәк, “очно” укысаң яхшырак булыр, әйдә тырышып карыйк”, – диде. Әнигә тагын ким дигәндә 3 елга үзенә генә яшәргә туры килде. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Ул вакытта, әнинең киңәшен тыңламасам, Ләйсән белән танышмаган да булыр идек. Ләйсәнне институтка керү имтиханнары вакытында беренче тапкыр күрдем. Янымнан горур гына узып китте. Шул минутларда: “Бу кыз минеке булачак”, – дип уйлап куйдым. Артыннан бик озак йөртте инде (көлә). 

– Ләйсән сезгә ни өчен гашыйк булды?
– Бу сорауга җавапны Ләйсән төгәлрәк әйтер инде. Үзе сөйләгәннәрне искә төшерсәм генә. Институтта укыганда һәрвакыт кул күтәреп җавап бирә идем, куркып, качып йөрмәдем. Укытучылар белән дә уртак тел таптым. Кыюлыгыма күз салгандыр. Әнигә булган җылы мөнәсәбәтемне күреп, нәтиҗәләр ясагандыр. Тулай торакта яшәгәч, күп вакытны бергә үткәрдек. Мин гитарада уйный идем, бүлмәләрне шау-гөр китерә идем, бәлки, шуңа да күзе төшкәндер. Ләйсәннең туган көненә “Курай” радиосына аның яраткан җырын куярга сорап шалтыратканым хәтердә. Хәзер дә юлга чыкканда ул җырны тыңлыйбыз. 

– Никахка соңга калган булгансыз. Бу хәл ничек килеп чыкты?
– Казан белән Мөслим арасы якын юл түгел. Без абыйның машинасына төялдек тә, юлга кузгалдык. Әле бит кыз да сорамаган идек. Ике куянның коерыгын бергә тотарга уйладык: кыз да сорыйбыз, никах та ясыйбыз. Машинаның кечкенә генә детале ватылды. Телефоннан шалтыратып булмый, элемтә дә юк. Бик озак машиналар туктаттык. Анда да могҗиза булды. Мөслимнән бер егет туктады, машинаны төзәтергә булышты. 3-4 сәгатькә соңга калдык. Безне инде кайтмыйлар дип уйлаганнар. Элемтә барлыкка килгәч кенә шалтыратып, аңлаша алдык.

– Ләйсәннең әтисе сезнең туган көндә вафат булган икән...
– Ул көнне туган көнемне зурлап үткәрмәдек. Ләйсәннең әнисе хастаханәгә эләккән иде. Әтисе бик борчылган күрәсең, йөрәгенә якын алган. Хатынымның энекәше Булат мине котлап чыкты да, өенә кайтып китте. Ләйсәннең әтисенең вафаты турында ул хәбәр бирде. Һәр туган көн саен бабайны да искә алабыз, дога кылабыз. Урыны оҗмахта булсын!

– Ләйсәннең үзенә дә авыр диагноз куйганнар иде. Ул көнне ниләр кичердегез?
– Табибка Ләйсән белән бергә бардык. Диагнозны әйтер алдыннан, пациентны чыгарып торып, гаиләсе белән сөйләшкәннәрен киноларда күргән бар иде. Монда исә, табиблар бер дә яшермичә: “Сезнең 2нче стадия рак”, – диделәр. Икебез дә катып калдык. Ләйсән елый башлады. Табиб миңа бер еллык тернәкләнү планын аңлатып бирде. Ә без әле бу яңалыкны кабул итә алмыйча, шок хәлендә торабыз. Беркемгә дә күрергә язмасын мондый хәләтне. Авыр булды, тик бу хисләремне Ләйсәнгә күрсәтмәскә тырыштым. Аллаһка ышану ярдәм итте. Ләйсәннең фикерләрен башкага юнәлтү өчен Истанбулга барып кайттык. Операциядә дә, тернәкләнү вакытында да Ләйсән белән булдым. Бу сынау мөнәсәбәтләребезне ныгытты, дип саныйм. Тормышка, гаиләгә, балаларга булган карашымны үзгәртергә этәргеч булды. Бу авыру артта калды дип ышанабыз, кире кабатланмасын. Беркем дә “миңа мондый сынау килмәячәк”, дип тә тәгаен  генә әйтә алмый. Аллаһ ярдәменнән ташламасын.  

– Балаларны ничек тәрбиялисез?
– Балаларны түгел, үзегезне тәрбияләгез, диләр бит. “Телефонда утырмагыз”, – дип әйтеп, үзең телефонда утырсаң, дөрес булмый. Балаларга матур гаилә үрнәге күрсәтергә тырышабыз. Хәләл ризык ашыйбыз, хәмер кулланмыйбыз. Алар безнең дога кылганны күреп үсәләр. Ләйсән балаларга таләпчәнрәк. Кызларны өй җыештырырга, табак-савыт юарга ул өйрәтә. Балаларны тормышка әзерләргә тырышабыз. Ал күзлекләр киеп үсмиләр, шөкер.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 09.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»