|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2024 Мәдәният
Казанның «Мир» кинотеатрында Сабан туе турында фильмның премьерасы узачак14 февральдә 14:00 сәгатьтә Казанның «Мир» кинотеатрында «Сабантуй төсләре» документаль фильмының премьерасы һәм аннары фикер алышу була. Фильм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында ТР Мәдәният министрлыгы йөкләмәсе белән төшерелде һәм Татарстанның агач архитектурасына багышланды. Аның режиссеры - ТР Кинематографистлар берлеге әгъзасы Юрий Константинович Гвоздь. Режиссер фикеренчә, Татарстанның агач архитектурасы халык иҗаты һәм милли-мәдәни кодның үзенчәлек үрнәге булып тора. Фильм күрсәтелгәннән соң кинокартина режиссеры, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, республиканың югары уку йортлары укытучылар һәм студентлар катнашында фильм турында фикер алышу булачак, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|