поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.02.2024 Шоу-бизнес

Булат Бәйрәмов: «Әти 51 яшен тутыра алмады, кинәт йөрәге туктады...»

Бу егет булган бар җирдә бәйрәм. Исеме дә җисеменә туры килеп тора. Танылган алып баручы Булат Бәйрәмов белән очрашып тормыш сынауларын барладык. Сынаулар аз булмаган икән...

– Сәхнәдә сез Бәйрәмов булып танылдыгыз. Ни өчен үз фамилиягезне калдырмадыгыз?
–Педуниверститетның музыка бүлегендә белем алганда Барс-Медиа кастинг уздырды. Шунда катнаштым да, миңа тиздән ачылачак радиода алып баручы булырга тәкъдим иттеләр. “Эфирга нинди исем белән чыгасың?” – диделәр. Фамилиям озын булгач, аны русча әйткәндә гел бутыйлар иде, шуңа күрә тәхәллүс алырга булдым. Ул чакта тәхәллүсләрнең иң популяр чагы иде. Бәйрәмов булуымның сәбәбе – бәйрәм мохитен ярату. Беренче интервьюларымнан соң, кайберәүләр: “Булат фамилиясенә хыянәт иткән, баш тарткан”, – диделәр. Акланып торуның мәгънәсен күрмәдем. Чын фамилиям Җиһангәрәев. Балаларыбыз да, Ләйсән дә, мин дә паспорт буенча Җиһангәрәевләр.

– Атаклы Иж-Бубый авылында туып-үскәнсез икән. Кечкенәдән дингә тартылгансыздыр?
– Бу юнәлештә өйрәнәсе әйберләр күп әле. “Намаз укыйм”, – дип мактанып йөргәннәрне өнәп бетермим. Намазда булганың өчен башкалардан мактау сүзләре көткән кебек тоела. Мин дә, Ләйсән дә дингә тартылабыз. Үзебездән соң дога укучы балалар калдырасым килә.

– Әтиегезнең вафаты гаиләгезгә бик нык тәэсир иткәндер...
– Әти бик укымышлы, гыйлемле кеше иде. 30 яшендә үк аңа мәктәп белән идарә итүне ышанып тапшырганнар. Ул бакыйлыкка күчкәндә миңа 17 яшь кенә иде. Әти дингә тартылып, әни белән аңлашып, матур гына тормыш иткән вакытта, аяз көндә яшен суккан төсле булды. Бөтен нәселебезне җыеп торучы кеше иде ул. 51 яшен тутыра алмады, кинәт йөрәге туктады. Әти вафатыннан соң, Арча педагогия көллиятендәге укуны да ташларга уйладым. Илнең тотрыксыз вакыты, акча юк. Әнигә бик авыр булса да: “Укып бетерәсең, улым”, – диде. Безнең авылга газ да соң гына керде бит. Кышларын өйне утын ягып җылыта идек. Читтә укыгач, еш кайтып булмады, шуңа күрә авылдагы туганнардан-дуслардан: “Әнигә су алып килергә булышыгыз  әле, карлары көрәлгәнме?” – дип сорап тордык. Һәр каникулда авылга ашкындык.  Әни безне белемле итәр өчен бик тырышты, аңа чиксез рәхмәтлемен.

– Әти белән киңәшләшеп кала алдыгызмы?
– Әтинең үлеменә кадәр 1 ай ныклап аралаштык. Бергә өй эшләрен эшләдек, гомер булмаганны хәтта балыкка да бардык. Әти тормыш иптәшен сайлау буенча киңәшләр бирде. Аеруча: “Хатыныңны үз авылыңнан сайлама”, – дигәне күңелгә сеңеп калды. Ул аны болай аңлатты: “Гаиләдә тавыш чыкса, хатының әнисе янына кайта ала. Бу хәл берничә тапкыр кабатланса, гаилә таркалачак. Күп сүз кызулык белән әйтелә”, – дигән иде. Бәлки, шуңа да хәләлемне Мөслимнән сайлаганмындыр (көлә). Әти безне гадел, кешелекле булырга өйрәтте. Ул бик иртә уяна иде. Иртәнге 7гә эш бетереп, авылны әйләнеп кайта иде инде. 4тә үк уянгач, төшке аш вакытында 10-15 минут йокымсырап ала торган гадәте булды. Бер көнне көндезге йокысыннан уянды да: “Төш күрдем. Әллә үләм инде”, – ди. Без бу сүзләрне чын итеп кабул итмәдек. Беребез дә шул кичне әти бакыйлыкка күчер дип уйламаган иде...
 

– Гаиләдә төпчек бала булгач, иркәләделәрме?
– Авылда ничек иркәләнәсең инде? Без өч малай үстек. Әти абыйларны кырысрак тәрбияләде. Әти өйгә кайтканда бөтенебез дә нәрсәдер эшләргә керешә идек. Аллам сакласын, ятып торсаң. Һәркем нидер эшләргә тиеш. Иртән дә: “Рота подъем”, – дип кенә уята иде (көлә). Мин үскәндә исә әтинең күңеле бераз йомшарган иде, шуңа күрә әтидән түгел, күбрәк уртанчы абыйдан “тәрбия” эләкте. Хәзерге көндә без бер-беребезгә карата бик ярдәмчел, өчебез дә аралашып торабыз. Барысын уртага салып сөйләшәбез, Аллаһка Шөкер. 

– TMTVдан китүнең сәбәбе бармы?
– “Барс медиа” компаниясе мине Булат Бәйрәмов итеп танытты. Радио ярдәмендә халык күңеленә үтеп керә алдык дип уйлыйм. Без яшь идек, дәртле, креатив вакытыбыз. “Барс медиа” үз телеканалын булдыргач, миңа да тапшыру алып барырга тәкъдим иттеләр. 10 ел “Тәмле көрәш”не бик матур эшләдек. Аның өчен аларга зур рәхмәт. Соңгы вакытта эчке кухняда миңа ошамаган мизгелләр булды. Бәлки, бертөрле мохит тә туйдыргандыр, үзгәреш кирәк булгандыр. ТНВдан тәкъдим килгәч, ризалаштым. “Кызган казан” тапшыруына тагын бер алып баручы сайладым. Ләйсән Гыймаевадан да яхшыны таба алмадым. Менә хәзер яңа тапшыру эшлибез әле.

– Сез җырчымы?
–  Югары музыкаль белемем бар. Вокал буенча Миңгол абый Галиев классында белем алдым, хорда да җырладык. Чынлыкта исә, кечкенәдән җырчы булырга хыялланмадым. Шоу-бизнесның “ш” хәрефен дә күрмичә үскән балалар бит без. Планнарда авылга кайтып, балалар укыту иде. Кая булсам да, югалып калмас идем. Үземне зур җырчылар рәтенә кертмим. Моңлы, көчле тавышлы җырчы дип  тә әйтә алмыйм. Мин күбрәк алып баручы. Бәйрәм мохите, тамашачылар белән аралашу рәхәт. Бу, чыннан да, минеке.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 08.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»