поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.02.2024 Фаҗига

"Үлгәнен дә сизми калгандыр инде..."

Узган елның 25 сентябрендә никах туена кәләш күлмәге киеп, быелгы җәйләрдә туй итәргә уйласалар да, Назыймның сөйгәне Алсу Ибәтуллина 1 февраль көнне, кызганыч, ак кәфенлеккә төрелеп, бакыйлыкка юл ала.

Хәсрәт бер йортка җыя
Яшьләрнең бәллүрдәй бәхете уалуга 30 гыйнвардагы М-7 юлының 1002 чакрымындагы юл һәлакәте сәбәпче. Берничә машина бер-берсенә килеп бәрелешә. Буранлы көннәр. Юлларда көчле бозлавык, шуның өстенә чамасын белми ишелгән кардан олы юллар тараеп, сират күперен үтүләргә тиңләшкән мәлдә тизлекне арттырмый гына, сакланып йөрергә кирәк булгандыр. Тик Алсу Ибәтуллина утырган “Mazda” машинасы йөртүчесе дә тизлекне сәгатенә 110 чакрымнан да киметми. Менә нәтиҗәсе – алдындагы машиналар бәрелешкәнен күрсә дә, тизлеге зур булу сәбәпле, туктый алмый, куркудан рульне читкә каера, сул якка. Юл читендәге барьерларга бәрелүе аны икенче якка алып ташлый, йөк машинасына “очып куна”. Арткы утыргычтагы пассажир – 22 яшьлек Алсу Ибәтуллинаның гомере өзелә. 
– Алсуыбыз Казанда яши иде, балалар бакчасында эшләде, тумышы белән Нурлат шәһәреннән. Әтисе Таһир – шәһәр мәчетендә имам, әнисе Фәнүзә. Динле гаилә, иманлы кешеләр, шул кадәр матур итеп, бәхетле яшиләр иде. Алар минем ике буын туганнарым. Мин бу хакта кычкырып сөйлим, түзә алмыйм, дигәч, апа белән җизни каршы килмәделәр. Алар рөхсәте белән шалтыраттым, – диде Гөлнур апа Вәлитова.
 
Алсуның үлеме язмыш әмере белән үтәлгәнен белсә дә, аның теләге бер: бик иртә бакыйлыкка күченүендә башкаларның ваемсызлыгы сәбәпче. Менә шушы битарафлык төшенчәсенең гыйбрәт булуын тели ул.
– Тәрбияче һөнәренә дә Алабугада укыды, инде педагогика университетына читтән торып белем ала иде, өченче курста. 30 гыйнвар көнне сессиясе башлана, урнаша торырга дип, балакай иртәрәк китте. Иртән автобусларны, буран булу сәбәпле, юлга чыгармаганнар. Бик тәвәккәл кыз иде ул, юлчы машина эзләргә керешкән. “Бла-бла” дип сөйлиләр, шундый махсус төркемнәр бар икән. Юлчы машинасын да таба, Алабуга шәһәренә дә барып җитә, кәгазь эшләрен дә көйли, “койка-место” сорап, гариза да яза, ә менә тулай торакка урнаша алмый. Кертмиләр. Флюрография үткәнлеген раслаган белешмәнең төп нөсхәсен сорыйлар. Ничекләр генә ялынып карамый ул. Чит шәһәрдән килгән бала төнгә каршы кая барып баш төртергә тиеш иде икән? Үзен җирләргә кайткан курсташлары да аптырый. Тулай торакта урын алу өчен рөхсәт бирүче башка вакытларда нинди генә кыен чакларда да хәлгә керә иде, ул көнне киресен укынып тик утырды, бер генә төн кунарга да рөхсәт итмәде бит, диләр, – ди сөйли Гөлнур ханым.
 
Элеккеге заманның юлаучылары искә төшә. Ачлык елларында да, мичкә чыбык-чабык ягып, керосин лапмадагы яктылыгы тансык елларда да борын төбендә ишек япмаганнар, төн кунарга чакырганнар. Байлыкта, алгарышлы гасырда яшибез, ләбаса... 
– 29 көнне кая барырга да белмәгән Алсуыбыз, кире Казанга кайтып китә. Автобуслар да йөрми, юлчы машинага чыга. 30 гыйнвар көнне кабаттан Алабуга шәһәренә кузгала. Ул көнне дә әле автобусларны рейска чыгармыйлар. Алсу иртәнге сәгать тугызынчы яртыларда “Бла-бла” аша юлчы машина белешә. Утырып китә. Алабугага җитәрәк машиналар бәрелешә. Ник берсенә бер зыян килсен, бер безнең кызның гомере өзелгән. Фотоларда да күренә, янчелгән машина эчендә ак пәлтәдән утырып тора, балакай... Сәфәрдәшләре аны йоклаган иде, диләр. Үлгәнен дә сизми калгандыр инде. Башы белән бик каты бәрелгән ул, йодрык зурлыгы тишек башында. Авыртуын тоярга өлгергәндерме... Тагын бер тырнагы сынган. Башка җире төзек, матур, – ди әңгәмәдәшем. 
 
Соңрак бу юл һәлакәтенең бер өлеше күренгән видео интернетта да таралды... Җан өшеткеч күренеш. 
– Аңа ире дә, әнисе дә берничә тапкыр шалтырата, Алсу алмый. Алсуның телефоныннан Назыймга инспектор үзе хәбәр сала. Назыйм башта ышанмый, кемдер шаярта дип уйлый. Дөрес эләкмәдегез, дип телефонын ташлый. Тегесе кабат шалтыратып, барысын да аңлата... Шуннан туганнар күтәрелдек инде, бу хәсрәт бөтенебезне бер йортка – Алсу туып-үскән нигезгә җыйды, – ди Гөлнур ханым.

“Гомерне ялгап булмый”
Үкенечкә бер сәбәп, Алабугада, Чаллы шәһәрендә туганнары булса да, Алсу кунарга берсенә дә бармый. Икенче көнне дәресләргә өлгерер өчен, кирәкле флюрография белешмәсенә дип, буран ерып Казанга кузгала. Югыйсә, анысын да җибәртү мөмкинлеге дә табылган булыр иде. 
– Бер төнгә кереп кунасың да, иртәгәсен кәгазең минем өстәлдә булсын, дисә дә, без аны җибәртү хәстәрен дә күрер идек. Үкенечкә калды, бу кешегә дә гамәле гыйбрәт булсын. Тулай торакта урынында, Алсу яшәргә тиешле бүлмәсен дә, караватын да күтәреп китмәделәр, ә менә кызыбызны харап иттеләр... Өзелгән гомерләрне ялгап булмый. Алсуны саклап кунган соңгы төнне апаны күрсәгез икән, өзгәләнүләре. Алсуны бала тудыру йортыннан алып чыккан әйберләрен, үзе бәби тапкач күрсәтермен, дип саклаган булган. Шуларны янына тезде... Алсуны әби-бабасы кабере янәшәсенә Биккол авылы зиратына алып кайтып җирләделәр, әнисенең туган авылы ул, – ди Гөлнур ханым. – Рөстәм абыйсы өйләнәм дигәч, Алсуның кулын сорарга килеп төштеләр. Шәригать буенча кыз баланы беренче кияүгә бирергә кирәк диде, җизни. Рөстәмнең никахын 30 сентябрь көнне үткәрдек. Җәй җиткәч, ике балага туй ясыйсыбыз бар дип йөргән әти-әнисенең бүгенге хәлен берәүгә дә күрергә язмасын. Назыйм да, яшисем килми, ди. Алсу җирләгән көннәрдә капка төбенән “Ашыгыч ярдәм” китеп тормады, бөгелә дә төшә Назыйм. Психологларга алып бардылар, тормышка кайтаруы авыр, Алсуны бик яратты шул. Бер-берсенең күзенә генә карап, яратышып яшиләр иде. Әнисе өйләнергә кыстагач та, әйбәт кызлар юк бит, дип җавап бирә торган булган. Алсу белән танышкач: “Әни, өйләнәм! Алсусыз мин яши алмыйм хәзер”, – дигән. Уңган, тыныч, сабыр, бик акыллы иде Алсуыбыз. Ике буын туганнары арасында тугыз ир балага бер кыз – шаһзадә кебек үсте бит ул. 
 
Назыйм – спортчы, “Синтез-УОР” командасы капитаны. Аңа ничек кенә авыр булмасын, командасы хакына сынмаска, Алсу теләгәнчә, зур уңышларга ирешеп яшәргә кирәк.
– 29 гыйнвар көнне әйбәт саубуллаштык. Ә менә 30 гыйнвар көнне, мин аны ишек төбендә кочаклап алдым да, еларга тотындым. Ник елаганымны да аңламыйм, Алсуны кысып кочаклыйм, тыела алмыйча елыйм, бер дә җибәрәсем килмәде аны минем. Ә ул елмайды да, юлга кузгалды, дип сөйләде Назыйм. Сизенгән, аңлап кына җиткермәгән... Буранлы көннәргә кадәр, Нурлатка кайтып килгәннәр. Фәнүзә апа эштә, Таһир җизни өйдә. Аңа балачагын, әтисенең яшьлекләрен сөйләткән дә: “Син дөньяда иң әйбәт әти”, – дип кочаклап, битләреннән үпкән. Бәхилләшкән... – ди Гөлнур ханым.
Ничек яшәргә?
Гаеплене эзләмиләр алар. Әмма әйтер сүзләре бар.
– Хәлләрен дә килеп сорамадылар. Мондый хәлләр туганнар башыннан да күп үтте. 21 ел элек бертуган Марсель абыемның 19 яшьлек улын тротуардан барган җиреннән бер исерек бәрдереп киткән иде. Апалары, туганнары шул көнне үк килеп тезләнделәр. Ничек ярдәм итик, ниләр эшлик, диюләре хакына да кичердек. Ә болардан ым-шым күренми, шалтыратмадылар да, килмәделәр дә. “Гафу итегез, шулай килеп чыкты бит”, – дисәләр дә, күңел сабырлана. 2016 елда җизнинең бертуган сеңлесе, апасы, аның ире ялдан кайтканда бәрелеп үлделәр. Бер исерек аркасында. Ул булып ул ярдәм итәргә кайтты. Апа белән җизни Алсуның телефонын кабызганнар. Кайгыгызны уртаклашам дигән сүз килеп төшкән йөртүче хатыныннан, – ди Гөлнур ханым. – Әйтер сүзем шул, юлның ике ягында биек карт көртләре өелеп кала. Юллар тарайган, тизлекне арттыру белән мавыкмасыннар иде. Кеше гомере өзелер өчен нибары бер ялгыш җитә... 
Туганнарының берсенә Алсу төшенә кергән. Ире Назыйм белән бер кафеда кара-каршы утырып чәй эчкәннәр дә, елмаеп торып киткән, имеш. Ул да ирен яратып китеп барганга сагына, диләр. Назыймнар – игезәкләр. Сыңары да гаилә корган, бәби көтәләр. Килендәшенең төшенә кереп, Алсу аңа кыз бала табасын әйткән...
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 08.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»