|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2024 Шоу-бизнес
"Үз кыяфәтен маймыл итеп ясаучылар артты!"“Үз матурлыгыбызны саклап калыйк!”– ди Татарстанның халык артисты, К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Төхфәтуллина. - Резеда ханым, Сез зәвыклы киенү белән башкалардан аерылып торасыз. Мода артыннан күзәтәсезме?
– Минем стилистларга барганым, махсус укыганым юк, әмма эзләнәм. Зәвыклы кешеләрне шунда ук күреп алам, аларга карата хөрмәтем арта. Шундый матур артистлар, матур җырчылар бар... Әмма киенә белмиләр инде!
Ул бүгенге кием турында күпме сөйләсәң дә аздыр. Урамда яныңда басып торган кешенең нинди җенестән икәнен аңламыйсың. Хатын-кызмы соң бу? Ир-егетме? Капчык киеп куялар да, киендек дип йөриләр. Яшьләрне генә дә гаепләп булмый. Кибетләрдә сайларга мөмкинлек юк бит.
Барып керсәм, миңа – 53 яшьлек хатынга – сатучылар: “Хәзер менә бу модада. Киеп карагыз! Оверсайз”– дип шул капчыкларын тоттыралар. “Мин көн саен 10 км җәяү йөрим. Гимнастика эшләп, билемне шушы капчыкны кияр өчен нечкәртмим!” – дим мин аларга. Шундый ачуым килә. Ни өчен бөтен кешене бер калыпка кертәләр?
–Бер калыпка кертү киемгә генә кагылмый хәзер, йөзләргә дә кагыла бит.
–О, анысы аерым зур тема! Чыннан да бүгенге көндә үз кыяфәтен маймыл итеп ясаучылар артты. Индустриягә әйләнде ул. Кемдер акча эшли. Ярый, эшләсеннәр дә ди. Әмма артыкка китте бит. Тырнактан гына башланган иде югыйсә. Торганы бер клоунадага әйләнде! Нишләп хатын-кызның баш мие эшләмидер? Аптырыйм. Булган матурлыгыгызны саклап калу турында уйлагыз сез. Сәламәтлек, хәрәкәт, эчке халәт... Битен ясап куеп кына кеше кызыклы була алмый! Нинди психология ул хатыннарда?
Минем бер танышым, 30 яшьлек хатын, бишенче тапкыр битен “әйләнеп чыкты” инде. “Ни өчен эшләтәсең? Син болай да яшь, чибәр бит”,– дим. “Картайгач, матур булып күренер өчен яшьтән башларга кирәк”, –ди. Ә әлеге уколлары ун елдан соң ничек тәэсир итәчәген кайдан белә ул? Ышандыралар. Тирә якта реклама көчле.
Әлеге дә баягы “масса”. Матурлыкны башка яктан күрә белер өчен баш мие кирәк. Зинһар, укол кадап, маймыл булып йөрүчеләргә Төхвәтуллина шулай дип әйтте дип языгыз әле. Ясатмагыз битегезне курчак итеп, кызлар!
Автор:Ибрагимова
Эльмира ИБРАҺИМОВА |
Иң күп укылган
|