|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2024 Әдәбият
Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Роман» жанры җиңүчеләре билгелеТатарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Роман» номинациясендә җиңүчеләр билгеле. I урын. Әлфис Гаязов (Туган якны өйрәнүче), «Кайсы яктан чыга соң бу кояш?.. » II урын. Зөлфәт Хәким (Аккол Бикләрбәк), «Серле тәңкә». III урын. Зәбир Гыймаев (Зимагор), «Каторжан». «Мин кыска исемлеккә кергән 7 романны укып чыктым. Мин куйган баллар ди нигездә жюри әгъзаларыныкы белән тәңгәл килде. Бу романнар «Казан утлары»нда да, аерым китап булып та басылып чыгачак. Алар кызарырлык түгел», диде жюри рәисе Ркаил Зәйдулла. Ул 1 нче урын алган әсәрнең традицион роман кысаларында булуына басым ясады. «Төрле геройлар, төрле вакыйгалар... Роман – ул бик катлаулы жанр, ул - полифония. Бер линия буенча гына бармый. Төенләнештә генә бергә тоташырга мөмкин», дип аңлатып үтте Ркаил Зәйдулла. «2 нче, 3 нче урын алган әсәрләр тарихка ретро күренешләр белән бәйләнеп бара. Борынгы тарихка да ишарәләр бар. Авторлар композиция корганда бер юнәлештә эшли икән», дип дәвам итте. Ркаил Зәйдулла беренче өчлеккә эләкмәгән әсәрләр арасында да кызыклы гына әсәрләр булуын һәм аларның да матбугатта чыгару мөмкинлеген әйтте, дип яза "Татар-Информ" МА. Барлык җиңүчеләр дә 2024 елның 21 февралендә – Халыкара туган тел көнендә тантаналы чарада бүләкләнәчәк. |
Иң күп укылган
|