|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2024 Җәмгыять
Уфада ярымшәрә мәктәп укучыларының кыланмышлары җәнҗал чыгарганУфада мәктәп укучылары 15 яшьлек туган көн бәйрәме уңаеннан азгын мәҗлес оештырган. Видеокадрлар Интернетка чыккан. Видеодан күренгәнчә, яшүсмерләр лимузинда йөргән, ярымшәрә калганчы чишенгән, әдәпсез биюләр башкарган. Соңрак социаль челтәрләрдә яшүсмерләр үз тәртипләре өчен гафу үтенгән.
«Башинформ» агентлыгының хокук саклау органнарындагы үз чыганагы мәгълүматлары буенча, туган көн бәйрәмен оештыручы Уфаның 159нчы мәктәбендә укучы булып чыккан.
Балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын үтәмәгәне өчен аның әнисен җаваплылыкка тарттыру мәсьәләсе карала.
Фото: видеодан скриншот
Автор:Резида Валитова
--- |
Иң күп укылган
|