|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2024 Җәмгыять
Башкортстанда 10 яшьлек кыз бала үлгәнЧыганак сүзләренчә, кызның проблемалары гыйнварда ук башланган - ул ветрянка белән авырып киткән. Бала савыккан кебек тоелган, ләкин 23 гыйнварда аның температурасы күтәрелгән. Әнисе бу гадәти салкын тию дип уйлаган һәм шунда ук табибка мөрәҗәгать итмәгән. Биш көн дәвамында кызны өйдә дәвалаганнар, әмма аның сәламәтлеге яхшырмаган. 31 гыйнварда кызны поликлиникага алып киткәннәр, анда госпитализациягә юллама биргәннәр. Ләкин әни баланы дәваханәгә салмаска булган, чөнки кыз үзен яхшырак хис итә дип әйткән.
Әмма 1 февральдә кызның хәле кискен начарлана. Табибны өйгә чакырганнар, ул шунда ук ашыгыч рәвештә дәваханәгә яту кирәклеген аңлаткан. Балага укол ясаганнар һәм аны ашыгыч медицина ярдәме белән дәваханәгә алып киткәннәр. Юлда аның хәле начарлана, һәм табиблар аны якындагы медицина учреждениесенә - инфекцион хастаханәгә алып барырга карар итәләр. Анда кызны реанимациягә урнаштыралар, ләкин коткарып кала алмыйлар. Киләсе атнада кызга 11 яшь туласы булган.
Фото: Башинформ
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|