|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2024 Җәмгыять
Ике башлы бозау туганНовосибирск өлкәсе ветеринария идарәсендә гадәти булмаган хәл турында сөйләделәр. Сыер үзе генә бозавын тудыра алмаган һәм ветеринария табиблары аңа ярдәм күрсәткән. Белгечләргә тиз вакытта эшләргә туры килгән. "Сыердан бозауны алу өчен аның алгы аякларын ампутацияләргә карар ителде. Соңыннан акушер ыргаклары ярдәмендә сыерның гомеренә куркыныч белән янамыйча аны чыгара алдык. Бозауны чыгарганда күргәннәрдән шок булды", - диелә белгечләр хәбәрендә.
Бозауның башы икәү булган. Белгечләр әйтүенчә, мутация ике орлыкның үзара катнашу аркасында да булырга мөмкин.
Фото: "Башинформ" агентлыгыннан.
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|