|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2024 Киңәш-табыш
Бүген Мигъраҗ кичәсе - аны ничек үткәрү дөрес?Миграҗ — Аллаһка якынлыкның ин югары дәрәҗәседер. Бу бәйрәм Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең җиде кат күккә ашуы белән бәйле. Бу мөбәрак кичәдә Пәйгамбәребез сәллааһу галәйһи вә сәлләм күккә ашкан. Бу кичә раҗәб аеның 26 сыннан 27сенә каршы төне дип исәпләнә. Бүген ахшам намазы керү, ягъни кояш баю белән Мигъраҗ кичәсе башлана.
Бу кичәдә нинди вакыйгалар булган?
Расүлебез Җәбраил галәйһиссәлам һәм Бурак исемле хайван ярдәмендә Мәккәдән Кодес шәһәренә күчкән.
Кодестагы "Әл-Әкъса" мәчетендә үзенә кадәр булган пәйгамбәрләргә имам булып намаз укыткан.
Расүлуллаһ Җәбраил галәйһиссәлам белән Кодестан Аллаһ хозурына күтәрелгән.
Җиде кат күктә мәшһүр пәйгамбәрләр белән очрашып сәламләшкән.
Раббыбыз белән сөйләшү бәхетенә ирешкән.
Биш вакыт намаз фарыз кылынган.
Җәннәт һәм җәһәннәмне, "Бәйт Әл-Мәгъмүр" кебек бөек могҗизаларны күргән.
Әл-Бәкара сүрәсенең соңгы ике аяте Расүлебезгә Аллаһ хозурында булганда иңгән.
Мөэминнәрнең ширектән кала булган зур гөнаһлары гафу ителүе хакында белеп куанган.
Бу вакыйгалар күз ачып йомган арада башкарылган һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янәдән Мәккәгә кайтарылган.
Бу төш тә, уйдырма да була алмый! Бу хакта Коръәндә болай дип килә: "Ул Раббысының иң бөек нигъмәтләреннән иң әһәмиятле бер өлешен (Мигъраҗ кичәсендә) күрде". "Ән-Нәҗм / Йолдыз", 53:18, дип хәбәр ителә t.me/timhazrat каналында.
Миграҗ кичәсен ничек үткәрергә соң?
Бу мөбәрак кичәдә Пәйгамбәребез сәллааһу галәйһи вә сәлләм күккә ашкан. Бу кичәдә Аллаһ Тәгаләгә шөкрана кылып, 12 рәкагать Шөкер, Хаҗәт теләк намазын укырга нәсыйхәт ителә. Намазларны укыганнан соң Аллаһы Тәгаләнең 99 исемен укып, дога кылу хәерле.
Ястү намазыннан соң, 12 рәкагать Хаҗәт намазын шулай укырга мөмкин: икешәр рәкагәть, Фатихә сүрәсеннән 10 тапкыр Ихлас сүрәсен. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)-гә салаватлар әйтергә кирәк. Фатихә сүрәсеннән 5 Аятел-көрси, 5 Кәфируун, 5 Ихлас, Фәлак һәм Нәс сүрәләрен уку саваплы.
Тәсбихләр дога булсын:
«Ләәәә иләәһә илләллааһү нури Рәҗәб Мөхәммәдөр расүлүллаһ вә Мөстәҗәб».
«Сүбөхәнәллаһи раүүфүн».
Бу кичәне ничек уздырырга кирәк?
Көндезен ураза тотып, кичен шушы намазны кылу тагын да саваплырак. Шушы кичәдә тырышып укыган Коръән, кылган догалар, биргән садакәләр, укыган намазлар ин шәә Аллааһ кабул булыр.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|