|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2024 Җәмгыять
Халык синоптигы: Бу явым-төшем хәвеф-хәтәр дә китерергә мөмкинАрча районы Ашытбаш авылыннан Рәис ага Шәкүров болай дип фаразлый: — “Кар күп булачак, көрәкләрегезне алдан әзерләп куегыз”, — дип көзен үк әйткән идем. Электән күзәтеп барам, теркәгәннәремне карадым, мондый көчле бураннар 1978 елда булган. Әле февральдә, мартта да бураннар көтеләчәк. Бу явым-төшем хәвеф-хәтәр дә китерергә мөмкин. Быел яз бик ашыгып килмәс. Кар белән бергә, яңгырлар да җитәрлек булачак. Моның өчен сөенеп кенә торабыз. Чәчү эшләрен соңга калмыйча, вакытында башкарып өлгерү мөһим. Искиткеч уңдырышлы, уңышлы ел көтә. Уңыш булса, бар да була. Җәй дә яхшы киләчәк. Су керә торган эссе көннәре дә булачак, яңгыры да вакытында явачак.
--- |
Иң күп укылган
|