|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2024 Язмыш
Яман шеш белән көрәшүче Резеда Минзина: "Диагнозымны ишеткәч, исем дә китмәде"Кеше күңеле кара урман, диләр. Гел елмаеп, көлеп йөргән кешенең дә мең бик астына яшеренгән серләре, еллар узгач та, күңелен әрнетеп торган хәсрәтләре бар. Арча районы Яңа Иябаш авылыннан Резеда Минзина белән очраклы гына таныштык. Сүз арты сүз чыгып, Резеда апа күңелендәген дә сөйләде. Сөбханалла, Аллаһ сабырлык биргән үзенә. Ирен соңгы юлга озаткан, туганнарын җирләгән, яман шеш белән көрәшә. “Иң авыры — бала хәсрәте, 17 яшьлек улымны җир куенына салдым”, — ди күз яше белән Резеда апа. Кайгы-хәсрәтләр эзсез генә узмаган. Ана йөрәге барысына түзсә дә, организм арыган, күрәсең. 2022 елда әңгәмәдәшемдә яман шеш тапканнар. — Диагнозымны ишеткәч, исем дә китмәде. Аллаһ шулай язгандыр, дип уйладым. Гомумән, онкология сүзеннән куркырга кирәкми. Кешегә күпме яшисе, язмышы, ризыгы туганчы ук языла, диләр бит. Гомерең бетмәсә, яшисең. Йөрәге кисәк туктап үлүчеләр дә бар бит. Кайберәүләр йөреп торган җирдән, авырмаган килеш вафат була. Хәрби операциядә күпме кешенең гомере мәгънәсезгә өзелде. Авария, башка фаҗигаләр кеше гомерен өзәргә мөмкин. Бүген мин яшим икән, Аллаһыма шөкер, дим. Авыр чакларда туганнарыңның, якыннарыңның терәген тою бик мөһим. Яман шеш белән көрәшкәндә, 90 яшьлек әнием, кода-кодагыйларым, кияүләрем, киленнәрем, оныкларым, балаларым “бирешмә” дип гел көч биреп торды, — дип сөйли Резеда апа...
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|