|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2024 Җәмгыять
Кукмарада яшәүче Илдус Хафизов: «Аяксыз калсаң да, күңел көрлеген югалтмаска кирәк»Зур Кукмара авылында яшәүче 68 яшьлек Илдус Хафизов кар ишеп яуган көннәрдә урам җыештырырга чыгып, бөтен дөньяга танылды. «Кар көрәүнең нәрсәсе бар инде?!» – диярсез. Тик Илдус абыйның бер аягы юк шул. Култык таягы белән йөри, бар эшне урындыкка утырып эшли ул. Хәлләрен белешеп шалтыратканда, хатыны Люция апа белән чәй эчкән вакытлары иде. Берсен-берсен бүлдермичә, чиратлап кына сөйләштеләр алар. – Илдус абыегыз үзе шундый көчле рухлы кеше инде ул. Берәү булса, бер аягым юк, дип ятар иде. Ә ул, шөкер, моңа игътибар да бирми. Һәр эштә ярдәм итеп, башкаларга да, миңа да үрнәк булып яши, – дип ирен мактап сүз башлады Люция апа. – Иремнең кан тамырлары тыгылып тилмертте. 14 операция ясатты. Унбишенчесенә барган иде, табиблар, аякны кисмичә булмый, дип кайтарды. 2018 ел иде бу. Аяксыз калуына алдан әзерләде үзен. Башка кешеләрне үрнәк итеп куйды. Инде сызланулардан арган иде. Шуңа да ризалашты. Илдус абый бөтен эшне урындыкка утырып эшли икән. Йорттагы ир-ат эшләрен үзе башкара. Узган ел да кар көрәшкән. Быел да түзеп тормаган. Люция апаны кызганып, көрәргә чыккан. Илдус абый аягын кисәсе елны яңа машина да алган була. Бер дә аптырамый, тота да кул белән идарә итә алырлык итеп ясата. Җәйләрен рәхәтләнеп җиләк җыя икән, бакчада да булыша. Бәрәңге дә ала, хәтта урындыгына утырып, казый да. – Икебезнең дә йөрәк яралы безнең. Гомеребез буена җитәрлек хәсрәт белән яшибез. Моннан 7 ел элек улыбыз Динар кинәт кенә үлеп китте. Кибеткә киткән җиреннән кире кайтмады. «Йөрәк», – диделәр. Өйләнгән дә иде балакаем. Киленем белән матур гына яшәп яталар иде. Баласы туарга өлгерми калды. Шөкер, оныгыбыз белән дә, киленебез белән дә аралашып торабыз. Ял көннәрендә кызыбыз безгә дә килә. Улымның истәлеге булып калды ул, – ди Люция апа. – Лилия исемле кызыбыз бар. Аның үз гаиләсе. Азнакайда яшиләр иде. Без икәү генә калгач, Биектауга күченделәр. Кайтып йөрергә дә якын хәзер. Әле дә шул балалар бар. Ташламыйлар. Быел Илдус абыйның сәламәт аягы сызлый башлаган әле. Дарулар эчеп кенә тора икән. Әмма күңелен төшерми. – Минем кебек кешеләр күп инде ул. Аяксыз калсаң да, күңел көрлеген югалтмаска кирәк. Тормыш дәвам итә. Гомер тиз үтә, аны әрәмгә уздырырга ярамый. Әнә шуңа да мин үземнең аягым юклыкны кайчак онытып та җибәрәм. Әле ярый, култык таякларым бар, – ди ул. – Яшисең килсә, бар нәрсәгә җайлашасың икән. Мин бер дә зарланмыйм. Тормышыбыз шөкер итеп яшәрлек. Ныклы терәгем бар: Люция апагызга рәхмәт! Ул булмаса, белмим, нишләр идем?! Бергә озак еллар матур итеп яшәргә язсын.
--- |
Иң күп укылган
|