|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2024 Хәвеф-хәтәр
“Сезнең янга Чувашиягә Ди Каприо килә...”Аферистлар кешеләрне алдауның нинди генә юлларын тапмыйлар. Голливуд актеры Ди Каприоның фанаты, Чебоксар шәһәреннән 32 яшьлек вожатый ханым, кумиры белән “сөйләшкән”, аның фан-клубына кергән өчен аферистларга 80 мең сум акча күчергән. Алдау “кумир”ның: “Сезнең янга Чувашиягә киләм, юл өчен акча салыгыз”, - дигән үтенеченнән соң ачылган... Алданган ханым Чебоксар шәһәренең полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән һәм 19 ел дәвамында кумиры белән очрашырга хыяллануы турында сөйләгән. Аның белән аралашу өчен хәтта кредит рәсмиләштерүен дә әйткән. "2005 елдан алып Голливуд актерының фанаткасы аның белән интернет аша элемтәләр эзләгән, аның турындагы язмаларга комментарийлар калдырган. Үткән елның гыйнварында популяр кушымта аша аңа “Леонардо Ди Каприо”дан электрон хат килгән. Ул Чебоксарда яшәүче фанаткасына үзенең симпатиясен белдергән”, - диләр Чувашия Эчке эшләр министрлыгында.
Биш ай аралашканнан соң, ир ханымга Ди Каприоның фанатлары клубына керергә тәкъдим иткән. Хатынны “клубка керсәгез, актерны видеоэлемтә аша күрә, аның белән сөйләшә аласыз”, - дип ышандырганнар. Акчасы җитәрлек булмагач, ханым кредит алган, фанатлар клубына керү өчен шул акчаны түләгән.
Бу афераның азагы – хатыннан кумирының Чебоксарга килүе өчен юлга акча сораганнар. Менә шунда ялган ачылган да инде.
Фото: pxhere.com
Руфина ТАҖИЕВА |
Иң күп укылган
|