|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2024 Мәдәният
Казанда «Яңа татар җыры - IV» бәйгесенең финалы узды (ФОТО)«Яңа татар җыры» - Ваһапов фондының татар милләтенең хәзинәсе булган моңлы, сыйфатлы, яңа җырлар булдыру, киләчәк буынның иҗади мирасын баету, татар җырларын камилләштерүгә юнәлдерелгән проекты. Бәйге быел инде дүртенче тапкыр ике номинация буенча үткәрелә – «Иң яхшы татар җыры» һәм «Иң яхшы балалар җыры». Өч ел буе конкурсны Разил Вәлиев җитәкләде. Бу елны бәйгенең жюри рәисе - композитор, Татарстанның халык артисты Резеда Ахиярова. Бәйгегә килгән 170 җыр арасыннан 65е финалга узып, жюри рәисе һәм башка жюри әгъзалары – композиторлар Риф Гатауллин, Рәфис Хөснетдинов, җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова, ТНВ каналы дирекциясенең музыкаль һәм әдәби программалар бүлеге җитәкчесе Фәридә Төхвәтуллина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Корбанов, музыкаль продюсерлар Рөстәм Сәрвәров, Айгөл Зәйнуллина, проектның генераль продюсеры Рифат Фәттахов тарафыннан бәяләнде.
--- |
Иң күп укылган
|