поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.01.2024 Шоу-бизнес

Тәтишка: “Ришатның миңа тәкъдим ясавын кеше аркылы ишеттем”

Популяр җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның тормыш иптәше Эльмира - Тәтишка турында белмәүче юктыр. Әмма Эльмира күпләр өчен сер булып кала. Без бу серләр йомгагын бергәләп сүтәргә булдык.

- Эльмира, сезнең турында мәгълүмат күп түгел. Ни өчен сер саклап яшисез?
- Үзем турында сөйләргә яратмыйм. Яныма килеп берәрсе сорау бирсә, җавап бирмичә калмыйм. Ришат белән эшли башлагач күпләр минем турында: “ясалма курчак”, - диде. Концертларда күрешеп, турыдан-туры аралашкач: “Эльмира, син бөтенләй башка кеше икәнсең”, - дип әйтүчеләр дә булды. Кеше белән танышып, күрешеп аралашкач кына нәтиҗә ясарга кирәк. Шоу-бизнеста үземнең эшемне күрсәткәч, миңа мөнәсәбәт үзгәрде. Дөресен әйтәм, хәзер күпкә җиңелрәк. Кеше миңа үзе тартыла төсле.

- Балачагыгыз ничек үтте?
- Әби-бабай янына авылга кайтып, эшләп үстек. Печән дә өйдек, чөгендер дә утадык. Әле үзебезнекен тәмамлагач күршеләргә ярдәм итә идек. Иң яраткан шөгылем – балык тоту иде. Әби белән бергә иртәнге 5 тә уянып, балыкка җыенганым хәтердә. Балачактан хезмәтнең тәмен, кадерен тоеп үстек. Кызганыч, әти белән әни миңа 4 яшь булганда аерылыштылар. Алай булса да, элемтәләр өзелмәде. Әтигә дә, әнигә дә ачу саклаганым булмады. Икесе дә күңелемдә җылы хатирәләр калдыра алды. Бала чакта фигуралы шууга бирелдем. Спорт холкыма да тәэсир итте. Беркайчан тукталмаска, куйган максатларга ирешергә өйрәтте. 

- Полициядә дә эшләп алгансыз икән. Ни өчен бу һөнәрне сайладыгыз?
- Кечкенә вакытта авылга кайткач, бабай: “Үскәч кем буласың?”- дип сорый иде. Аңа авылда “прокурор” дип эндәшкәннәре исемдә, кушаматы шундый булган. Мин ул сүзнең мәгънәсен дә аңламый идем. Тик бабай сорагач: “Синең кебек прокурор булам”, - дип җавап кайтара идем. Мәскәүдә юридик белем алганнан соң, Казанда эшкә урнаштым. 3 ел полициядә хезмәт иттем. Ришат белән гаилә коргач та, эшкә кире кайтырга теләгем булды. Ришатның сүзен тыңлап шоу-бизнесны өйрәнергә керештем.

- Ришат Салават Фәтхетдинов белән концерт әзерли икән. 
-  Ришат белән очраша башлагач ук, хыяллары турында сорадым. Беренчесе – вертолет иде. Вертолет алыр өчен эшләргә дә эшләргә әле. Ә икенчесе – Салават Фәтхетдинов белән концерт кую. 4 ел дәвамында Ришатның репертуарын яңарттык, тәҗрибә тупладык. Ришат Салават абыйдан юбилей концертын куярга сорагач, 2 атна җавап көттек. Салават абый ризалашкач, бик шатландык. Бик шәп концерт әзерлибез, Аллаһ Бирса.

- Ришат белән танышу тарихын беләбез. Ә тәкъдимне ничек ясады соң?
- Ришат, гомумән, кызык кеше. Өйдә аның белән бик күңелле. Сәхнәдә исә, Ришат үзен тыйнаграк тота. Тәкъдим ясау тарихы бик кызыклы. Аның турында сөйләгәнем юк иде әле. Ришатны “Тәмле көрәш” тапшыруына чакырганнар. Булат Бәйрамов: “Эльмира белән гаилә корырга җыенасызмы? Күптән очрашасыз бугай”, - дигән. Ришат та мөмкинлекне кулыннан ычкындырмаган, телеэкраннар аша миңа тәкъдим ясаган. Тапшыру алдан язылгач, күрәсең, Ришат миңа аны карарга кирәклеген әйтергә оныткан. Бервакыт дус кызлар шалтырата башлады: “Эльмира, котлыйбыз! Син кияүгә чыгасың икән!” – диләр. Мин аптырап калдым. Кемгә? Кайчан? Ришат тапшыруның кайчан чыгасын әйтмәгәч, тәкъдим ясаганын белмәдем дә. Аннан соң инде, Ришат чәчәкләр белән тагын бер кат тәкъдим ясады. 

- Ришатның графигын төзү белән сез шөгыльләнәсез. Бәхәсләр булмыймы? Кем нәрсә өчен җавап бирә?
- Ришат үзен сәхнәдә ничек тотарга, сөйләргә, җырларга икәнен яхшы белә. Мин бу эшкә кысылмыйм. 28 җыр җырлый икән, димәк, барысын да тере тавышка хаталарсыз башкарачак. Чыгышлар, төркем белән сөйләшү, сценарий, видеоязмалар өчен мин җаваплы. Һәркем үз эше белән шөгыльләнә. Бергә эшли башлагач, ул башка яктан ачылды. Дөресен генә әйткәндә, бик күп нәрсә хатын-кыздан тора. Иҗади шәхесләр башка планетадан. Аларны илһамландырып торырга, терәк-таяныч булырга кирәк. Ришатка: “Синең барысы да килеп чыгачак. Син булдырасың”, - дип кабатлыйм. 

- Гаиләгез Ришатны ничек кабул итте?
- Ришат белән без күптән таныш идек, аралашмадык кына. Карантин безне кавыштырды, араларыбыз якынайды. 5 көн аралашудан соң, Ришат: “Нурания апа, мин сезнең кызыгызга өйләнәм”, дип, әнигә шалтыратты. Әни телефонны миңа бирергә кушты. “Тавышы таныш инде, кем икәнен генә әйтә алмыйм”, - диде. Аның белән Ришат сөйләшкәнен белгәч, әни бик шатланды. Ул Ришатның җырларын бик ярата. Ришатны гаиләм белән таныштырырга алып кайттым. Әни өстәлләр корып, Сабан туена әзерләнгән кебек безне каршы алды.

- Ә хәзер алар арасында мөнәсәбәтләр нинди?
- Көнләшеп әйтүем түгел, безнең кайтасын белгәч, әни: “Ришат улым нәрсә пешерим, нәрсә ашыйсың килә?” – дип сорый. Аллаһка Шөкер, мөнәсәбәтләре бик яхшы. 

- Ришат соңгы елларда бик үзгәрде. Сәбәбе сездәме?
- Үземне мактарга яратмыйм. Ришатны мин генә күтәрдем дип тә әйтмим. Мин илһам бирүче генә. Ул үзе бик нык тырыша. Бергә эшли башлагач, аның барлык җырларын тупладык. Мин статистика мәгълүматларын, шоу-бизнес кагыйдәләрен ныклап өйрәндем: “Күтәреләсең килсә, тыңларга кирәк булачак”, - дип кисәттем. Хаталарыбыз да булды. Абынып егылганнан соң, торып басарга көч табарга кирәк. Уңышсызлыкларны күңелгә якын алмаска тырышам. Көне буе төрле кешеләр белән очрашасың, гел елмаеп-көлеп йөреп булмый. Күзеңә карап елмаеп, читтә синең турында гайбәт таратучылар да юлыбызда очрады. Барысын да онытыр өчен кич белән фитнес-залга барып, бөтен начар эмоцияләремне калдырам. Хәзер Ришат та бу алымны куллана.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 31.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»