|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2024 Җәмгыять
Няня башта баланы кыйнаган, аннары сабыйның башына төкергәнМәскәүдә няня баланы кыйнаган һәм аның башына төкергән. Бу хакта вакыйга белән таныш РЕН ТВ чыганагы сөйләгән. Телеканалның әңгәмәдәше сөйләвенчә, 39 яшьлек күп балалы ана үзенә кайчакта йорт эшләрендә ярдәм итәрдәй хатын яллаган. Ялланган хатын үзен лаеклы күрсәткәч, гаилә аны бала караучы итеп тә алган. Бер эш көне өчен няняга биш мең сум акча түләгәннәр, килешү-фәлән төземәгәннәр, бар да сүздә генә булган. Беркөнне ана кеше өлкән балаларын бакчага илткән. Кайту белән ана өйдә куелган камералар буенча няняның бер яшьлек баланы ничек каравын белергә уйлаган.
“Видеода ана кеше няняның үзен агрессив тотуын, сүгенүен ишеткән”, – ди канал чыганагы.
Моннан соң хатын камера яздырган башка видеоларны карап чыккан да, няняның бер яшьлек баланы имезә торган шешә белән кыйнавын, аның авызына бармакларын тыгуын күргән. Ахырда котырынган няня акырып елаган баланың башына төкергән.
Күп балалы ана полициягә гариза язган.
Әйбәт, балаларны яраткан нянялар да бар ул. Ләкин андыйларны таныш-белешләр аша гына табарга буладыр. Ә менә җыештыручы итеп алган кешегә бер килешүсез-нисез (ә димәк, “няня”ның җаваплылыгы да юк!) бер яшьлек балаңны ышандырып калдырырсыңмы?
Чыганак: lenta.ru
--- |
Иң күп укылган
|