|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2024 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда йөк машинасы белән автобус бәрелешкән, ун кеше зыян күргәнКазан-Ульяновск трассасында автобус һәм йөк машинасы бәрелешү аркасында 10 кеше зыян күргән. «Татар-информ»га бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанның Югары Ослан районында «ПАЗ» вахта автобусы йөртүчесе туктап торган Mercedes йөк автомобиленә бәрелгән. Автобус салонында 10 пассажир булган. Урынга оператив рәвештә ике ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килгән. «Өч пациентка урында ук ярдәм күрсәтелгән. Имгәнүләре уртача авырлыктагы җиде кеше Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә эвакуацияләнгән. Аларның өчесе травматология бүлегенә озатылган, операция кирәк булмаган. 4 пациент белгечләр тарафыннан тикшерелгән, амбулатор дәвалануга җибәрелгән. Барлык зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Фото: ЮХИДИ
--- |
Иң күп укылган
|