поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.01.2024 Медицина

Фоат Әхмәтҗанов: «Яман чир – беттең дигән сүз түгел»

Табиб җылы сүз белән дә дәвалый. Тапталган кебек тоелса да, бу фикернең актуальлегенә, мөгаен, беркем дә шикләнмәс. Медицинаның иң четерекле тармагында – онкологиядә бу бигрәк тә мөһим. Кешене өмет яшәтә, дип юкка гына әйтмиләр бит.

Бу көннәрдә тугызынчы дистәне вакларга җыенган, бөтен эшчәнлеген шушы өлкәгә багышлаган, меңнәрчә кешегә гомер бүләк иткән Фоат Әхмәтҗанов әлеге сүзләр белән тулысынча килешә. Ул үзе дә шундый халәттә яши, эшли: бертуктаусыз телефон шалтырый, ишек төбендә халык чиратта утыра, шәкертләре киңәш-табышка керә… 

– Фоат абый, яшерен-батырын түгел, элек-электән яман чир ачыкланган яки шикләнгән кеше ничек тә булса сезнең белән күрешергә җай эзли. Мондый болгавыр заманда һәр кешенең күңелен күрергә ничек өлгерәсез?

– Пациентлар белән әңгәмә корып утыру өмет уяту, җылы мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен генә түгел әле ул. Сүз дә юк, анысы да бик кирәк. Әгәр тәфсилләп сөйләшеп утырмасаң, күп нәрсәне белеп бетермәскә мөмкинсең hәм, диагноз куйганда ялгышлык китеп, дәвалауның да дөрес булмаган юлга кереп китүе бар. Кайчак авыруны ачыклау өчен кечкенә генә берәр факт та ярап куя. Бигрәк тә олы яшьтәгеләр үз халәтен әллә ни аңлатып бирә алмыйлар, шуңа күрә аларның бер генә сүзен дә игътибарсыз калдырмаска, өстәмә сораулар бирергә кирәк. Кайберәүләр хәтта кайчан авырый башлаганын да төгәл генә әйтә алмыйлар. 

– Югыйсә яман чирне вакытында ачыклау кешенең гомерен озынайтырга ярдәм итәр иде…

– Һичшиксез. Әгәр пациент: «Бер ел тирәсе авырып йөрим инде», – дип әйтсә, чир шактый таралган була инде. Чөнки шеш яңа үсә башлаган чагында бернинди билгеләр дә булмый әле. Элек шешләрне бик тиз үсә дип уйлыйлар иде. Тикшерүләр күрсәткәнчә, алай булып чыкмады. Дөрес, төрлесе була. Иң тиз үсә дип саналганнарыннан, мәсәлән, үпкәдә, күкрәк бизендә шеш ике ел буена бер куб сантиметрга кадәр үсәргә мөмкин. Аннан үсеш яшен тизлегендә була: бер ел эчендә ул сигез тапкыр арта. Әгәр шеш аз гына булса да үскән икән, димәк, шикләнергә нигез бар. Ә инде дәваланганнан соң, табибка вакытында күренеп, кирәкле тикшеренүләрне узып торганда, организмда өч ел үзгәреш булмаса, авыру башка кабатланмас дип, 95 процент очракта ышанырга була. Бу – кеше дәваланып бетте дигән сүз. Әмма чир бик мәкерле, калган 5 процент очракта ул башка урыннарда килеп чыгарга мөмкин. Кайбер очракларда бүтән органнарда яңа төр шешләр килеп чыккалый. Шуңа күрә, дәваланып беткән кебек булсаң да, уяулыкны югалтмаска, кирәкле тикшеренүләрне үтеп торырга кирәк. Моның өчен күп кенә дәвалау оешмаларында «башлангыч онкологик кабинет»лар (ПОК) оештырылган. Шушы хастаханәләрдә бер ел ярымда – өч ай саен, аннары өч елга кадәр – ярты ел саен, өч елдан соң ел саен тикшеренеп тору зарур. 

– Организмда яман шеш барлыгы икешәр ел буена берничек тә сизелмәскә мөмкин, дисез. Ә ничек ачыкларга?

– Әйе. Хәтта бик нык таралган вакытта да, бернидән шикләнмәгән авырулар бар. Безнен илдә хәзер җирле поликлиникаларда диспансерлаштыру һәм скрининг дигән тикшеренү эшләре кертелгән. Алар – икесе ике нәрсә. Профилактик карау вакытында күз алдында тотылган органнар тикшерелә, скрининг исә биш органны онкологик авырулар буенча тикшерүне күздә тота (хатын-кызлар өчен – үпкә, күкрәк бизе, гинекология, юан һәм туры эчәкләр; ир-атлар өчен – үпкә, җенес бизләре, юан һәм туры эчәкләр). Тик, әйтергә кирәк, диспансерлаштыру һәм скрининг ярдәмендә ачыкланганнар барлык авыруларның бары тик дүрттән бер өлеше генә. Бүген Татарстанда 15 меңгә якын, Россиядә 3 млн 970 меңнән артык кеше онкологик авырулар буенча исәптә тора. Бу – барлык халыкның 3 проценты дигән сүз. Алар арасында беренче стадиядә – 30, икенче стадиядә 25–30 проценты, калганнары – 3 һәм 4 нче стадиядә. Коронавирус вакытында профосмотрны ике ел туктатып тордылар. Бу хәл дә статистиканың начарлануына китерде. Ул вакытта без ел саен 800ләп авыруны югалттык. Хәзер алар да килә башлады, аңлашыла ки, күбесендә – соңгы стадия. Әлбәттә, тикшеренеп йөрү җиңел түгел. Элегрәк: «Нәрсә чир эзләп йөрисең инде?» – дип ризасызлык күрсәтүче табиблар да очраштыргалый иде. Хәзер андый очраклар юк дип беләм. Икенче яктан караганда, өч ай түгел, ел саен тикшеренү өчен дә табибларны каян аласың? Юк бит алар. Димәк, тикшеренү эшләре күп урында буш куыкка әйләнергә мөмкин. Шулай да иң төп сәбәп – халыкның чакырган вакытта табибка күренмәве. Форсаттан файдаланып, газета укучыларны тагын бер кат кисәтәсем килә:

«Тикшеренергә чакырганнар икән, бармый калмагыз. Бу – яман чирне вакытында ачыклауның бердәнбер чарасы». 

– Интернеттагы мәгълүматлар буенча, соңгы елларда онкология авырулары арта бара. Ул чынбарлыкта шулаймы? Әллә инде халык үзенең сәламәтлегенә игътибарлырак булып, күбрәк ачыкланамы?

– Фаразларга караганда, авыручылар саны 1995 ел белән чагыштырганда 2027 елда өч тапкыр артачак. Әйе, сез дөрес сорау бирәсез. Икесе дә бар: күбрәк арта да, күбрәк ачыклана да.  – Татарстанда онкология чиренә каршы көрәш йөзеннән шактый зур эшләр эшләнде бит. Һәрхәлдә, Кремль астында хәлләр бик мөшкел кебек иде. – Эшләнде һәм эшләнә. Әмма җитәрлек түгел. Бүген безнең хастаханәдә 840 урын бар, тагын 500 урын – «дневной» стационарда. Әмма тагын шулкадәр булса да, чакка гына туры килер иде әле. Урын җитмәү сәбәпле, авырып киткән кеше белән әзерлек эшләре дә алып бара алмыйбыз. Минемчә, онкологияне өйрәнү буенча белем бирү учреждениеләрендә дә җитәрлек сәгать каралмаган. Студентлар безгә ике атнага гына киләләр. Мондый авыруларга җиренә җиткереп диагноз кую өчен 12 көн бик аз. Ә программада шулай каралган. Бу бездә генә түгел, бөтен ил буйлап шулай. Иң кызыгы шунда: иминиятләштерү оешмасы күпме кешене дәваларга кирәклеге турында план бирә. Үзләре, яман чир белән авыручылар онкология учреждениеләрендә дәваланырга тиеш, диләр. Чөнки, чыннан да, мондый чирне хәзер химия һәм нур терапиясеннән башка дәваламыйлар. Шулай булгач, нинди план турында сүз барырга мөмкин? Җитмәсә, бездә тиешле дәрәҗәдә җиһазланган тернәкләндерү үзәкләре дә юк. Ә алар бик кирәк.

– Хәтерлим әле, элегрәк яман чир белән авырып киткән кеше үзе дә белми, бәлки белмәмешкә сабышкандыр, туганнары да диагнозын яшерергә тырыша иде. Хәзер инде эш яшерүдән узды кебек. Шулай да авыруга баштан ук диагнозны турыдан-туры әйтү бик зур стресска китерәдер, мөгаен. Кирәкме икән ул?

– Элек ул, чыннан да, әйтелми иде. Монда төп рольне табиблар этикасы дигән нәрсә уйнады. Үзгәреш елларыннан соң бу хәл ничектер үз агымына куелды. Дөрес, күбесенең туганнары килә дә, әйтә күрмәгез, дип зинһарлап китәләр. Хәзер инде заманасы да, чире дә бүтән дигәндәй, авыру кеше үзе дә сизенә, белә торгандыр дип уйлыйм. Әмма аның бу сүзләрне ишетәсе килми. Шуңа күрә мин үзем күп сөйләнеп йөрү ягында түгел. Минемчә, табиб кирәк нәрсәне авыруга итагатьле генә аңлатырга тиеш. Әлбәттә инде, алдан туганнары белән сөйләшеп алу бик мөһим.

– Белүемчә, яман чир төрләренең килеп чыгу сәбәбе әле һаман да җавапсыз кала. Шулай да, кызыксына башласаң, сакланырга кирәк әйберләр – тулы бер исемлек. Мөһимрәк дигәннәрен искә төшереп үтик әле.

– Гайре табигый нәрсәләр юк. Бары тик яшәү рәвешен нормада тотарга гына кирәк. Беренче чиратта ашау-эчүне көйләргә, артыгын ашамаска, чөнки бу бавыр авыруларына китерә һәм иммунитетны бетерә. Тәмәке тарту, гомумән, 50 процент очракта теге яки бу чирнең сәбәпчесе булып тора, ә инде рак авыруларына килгәндә, әлеге сан – 30 процент тирәсе. Мәсәлән, тартмаган кешедә ирен рагы юк диярлек. Бу авыруның 95 процент тирәсе – тартучы ир-атларда. Хәзер инде хатын-кызларда да очраштыргалый. Аракы эчүчеләрнең бавырлары бик тиз сафтан чыга. Күбесе цирроздан үлеп китә. Исән калган очракта исә бу яман чиргә туры юл булыр иде. Аннан килеп, организмны гел тикшереп, теләсә нинди ялкынсынган урыннарны юк итәргә кирәк. Мәсәлән, статистика буенча халыкның 80 процентында гастрит бар. Ашауны рәтләсәң, аннан да котылырга була бит. Акрын-акрын барысы да шулай җыела инде… – Кешеләр үзара сөйләшкәндә еш кына: «Бу чирне җиңә алмаслармы икәнни?» – дигән сорау бирми калмыйлар… Янәсе, дару уйлап табарлар да, кеше шуны эчәр дә, сихәтләнеп китәр иде, дип өметләнәләр. Мин дә өметләнәм. Ышанам, фән үсеше нәтиҗәсендә шулай булыр да, тик әлегә юк бит. Бүгенгә югарыда әйтелгән киңәшләрне тотарга туры килә – Зур акча түгеп, кредитлар рәсмиләштереп, күпләр ни өчен чит илдә дәваланырга тели? – Анда әйбәт дип уйлыйлар. Чынлыкта, чит илләрдән кайтып егылган пациентларны безгә бик күп дәваларга туры килде. Шунда үлеп калучылар да бар. Сәбәбе: чит илләрдә табиблар өчен бездәгегә караганда чикләүләр күбрәк. Алар артыгын уйламаска, күрмәскә тиешләр. Аның каравы андагы табиблар төрле яклап якланган. Шуңа күрә карусыз гына эшлиләр. Әйтергә кирәк, соңгы вакытларда мондый караш үзгәрә башлады инде… 

– Фоат абый, әңгәмә башында ук сез, гомеремне онкология өлкәсенә багышладым, дигән идегез…

– Укуны тәмамлагач та, туган ягымда өч ел эшләдем әле. Анда кайтуга хирургия бүлеге мөдире итеп куйдылар. Җитәкчеләрдә дә, миндә дә курку хисе булмаган, күрәсең. Хәер, ул вакытта табибларны бөтенләй бүтәнчә, универсаль итеп әзерлиләр иде шул. Баш табиб вазыйфаларын да үтәп алдым. Казанга килергә уйладым да, шәһәр онкология диспансерына юл тоттым. Сәбәбе дә бар иде: институтта укыганда, озак вакытлар медбрат булып эшләп йөргән идем мин анда. Башка урыннарга барганым да юк, рәтләп белмим дә. Бик әйбәт каршы алдылар, хирург итеп тәгаенләделәр. Бу учреждениедә, гомумән, мөнәсәбәтләр бик җылы иде. Баш табиб Ильяс Нәгыймов, начмед Юрий Любимов, бүлек мөдирләре Нина Назарова, Людмила Пароник, рентгенологлар Ольга Трунова, Валентина Ефимовских… – аларның һәрберсе үзе бер дөнья. Мойше Зельманович Сигал кебек кешеләр һәм галимнәр бик сирәк була. Тормыш юлымда шундый кеше туры килгәнгә, үземне бик бәхетле дип саныйм, аның белән эшләгән чакларымны бик сагынам. Ул табиб буларак кына түгел, кеше буларак та бик күп киңәшләрен бирде. Клиника эшләрен алып барганда, һәрвакыт остазларым өйрәткән юлдан барырга тырыштым. Шушы еллар эчендә ясаган операцияләремнең исәбе-саны юк. Хәзер дә атнага 5–6ны ясыйм әле. Исәбе юк дисәм дә, һәрберсе башка кереп кала, күз алдымда тора, һәрберсенең нәтиҗәсен теләсә кайсы вакытта әйтеп бирә алам. Бу, икенче төрле әйткәндә, тәҗрибә дигән сүз инде. Дәвалау буенча яңадан-яңа методикалар уйлап табабыз, аларны акрынлап тормышка ашырабыз. 13 патентым бар, бүген алар барысы да кулланылышта. 

 – Өч кызыгызның да онколог булып китүе – искиткеч күренеш инде ул. Димәк, гаиләдә әти кеше буларак та, һөнәр иясе буларак та абруегыз бик зур булган?

– Бәлки. Әмма кызларым һөнәрне дә, бу юнәлешне дә үзләре сайладылар. Укытучы әниләре генә: «Анда бармагыз, бик авыр эш ул», – дип әйтә килгән иде. Тыңламадылар. Үкенгәннәрен ишеткәнем юк. Ә авыр дигәннән, чыннан да, көне-төне эш урынында булырга туры килде бит. Көндез – авырулар, кичен – диссертацияләр, патентлар… Кызларым да кирәк чакта төнгә кадәр эшлиләр. 

– Юбилеегыз белән котларга килгәч тә, гел эш турында сөйләшергә туры килде бит әле.

– Зыян юк. Бу – минем яшәү рәвешем. Тормышымдагы көенечләрем дә, сөенечләрем дә, уйлануларым да, эзләнүләрем дә – барысы да шуңа бәйле. – Редакция коллективы исеменнән чын күңелдән котлыйбыз сезне. Иң мөһиме, Ходай исәнлектән аермасын! Бу котлауларга, мөгаен, бер генә укучыбыз да кушылмый калмас.

Белешмә

Фоат Шәйхетдин улы Әхмәтҗанов. 1944 елның 3 февралендә Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында туа. Медицина фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт медицина университетында «Онкология, нур диагностикасы һәм нур терапиясе» кафедрасы мөдире, Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсенең баш эксперт-онкологы, Россия Федерациясенең атказанган табибы, Бөтендөнья мәгълүматлаштыру академиясенең Татарстан бүлеге академигы, вице-президенты. Фәнни тикшеренүләре ашказаны, бавыр, ашказаны асты бизе, үңәч, юан һәм туры эчәкләр рагы авыруларын хирургик дәвалауга, сөт бизләрендә рак авыруы вакытында әгъзаларны саклап калу операцияләре үткәрү; кичектергесез хирургик ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә карый. 400дән артык фәнни эше нәшер ителгән. Алар арасында профессор Мойше Сигал белән берлектә эшләнгән 3 монография, хәзерге вакытта, күп үзгәрешләр булу сәбәпле, дүртенче басмасын эшләп ята. Бүген дә педагогик практикада кулланылышта булган 28 укыту-методик эше бар. Илебезнең сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә керткән өлеше өчен I дәрәҗә диплом, БДБ һәм Евразия илләренең онкология һәм рентгенорадиология институтлары һәм үзәкләре директорлары ассоциациясенең иң югары билгесе һ.б. белән бүләкләнгән.  

 

Фәния ӘХМӘТҖАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.01.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»