|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2024 Милләт
Әлифбаның "әнисе" Рәмзия Вәлитованың тууына – 110 елМиллионлаган татар баласына хәрефләр дөньясы серләрен ачкан, аларны танырга өйрәткән, белемгә юл ачкан, һәр сабыйның беренче китабы булган зәңгәр тышлы “Әлифба”ның авторы Рәмзия Вәлитованың тууына 110 ел тула. Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитова (кыз фамилиясе Баязитова, ире буенча Вәгыйзова) 1914 елның 29 мартында Стәрлетамак шәһәрендә 4 балалы гаиләдә туган.
Укытучы, галимә, милли мәктәптә татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр, кырык басмасы дөнья күргән “Әлифба” авторы, 1937-69нчы елларда Арча педагогия училищесы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Вәлитова СССР халык мәгарифе отличнигы, ТРның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри премиясе лауреаты.
Әтисе — Гыйләҗетдин Баязитов чыгышы белән Рәмиевлар нәселеннән. Рәмзия бик яшьли ятим кала: башта әтисе, алты яшендә әнисе үлә. Казанда Татар коммунистлар университетында укучы туганы Кадыйр, кайтып, Рәмзияне һәм энесе Кәримне балалар йортына урнаштырып китә. Кадыйр Баязитов, саклану чарасы буларак, Рәмиевларга бәйле «Баязитов» фамилиясен «Вәлитов»ка алыштырган була, Рәмзия дә документларында Вәлитова булып китә. Стәрлетамак балалар йортындагы җидееллык татар мәктәбен (бик яхшы билгеләргә), Стәрлетамак татар педагогия техникумын тәмамлый. Бер ел Стзрлебаш районы Карагыш авылы мәктәбендә укыта. Районның балалар оешмасын җитәкли. Абыйсы Кадыйр энесе Кәримне Казан сәнәгатъ-икътисад техникумына укырга урнаштыра, Рәмзия Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Ләкин комсомол постында торганда абыйсы Кадыйрны атып үтерәләр.
1936 елда бергә укыган Сәләй Вәгыйзовка (балачактагы исем-фамилиясе Сөләйман Хәлиуллин) кияүгә чыга. 1937 елда гаилә Арча педагогия училищесында эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, ире фронтка китә. Харьков янында әсирлеккә алына. Аннан котылгач, 1945 елда ун елга Печора лагерена озатыла. Р. Вәлитова, ике баласын ияртеп, Печора лагерена барып чыга. Аннан кайткач, Арча фирка район комитетында аңа ультиматум куялар: «Я «сатлыкҗан» иреңнән аерыласың, я педагог эшеннән китәсең!» Рәмзия Вәгыйзова ире фамилиясен кыз фамилиясе Вәлитовага алыштыра, ләкин бу гына коткарып калалмый, эш эзләргә, яшәү урынын алыштырырга туры килә.
1960 елда Сәләй Вәгыйзов белән беренче «Әлифба» китабын төзи башлыйлар, ул 1965 елда гына дөнья күрә. Татарстан мәгариф министрлыгы уздырган бәйгедә Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың зәңгәр тышлы «Әлифба»сы икенче урынны ала. Беренче урын бирелми. Шуннан соң «Әлифба»ларга «юл ачыла». 1986 елда 6 яшьлек балалар өчен тагын бер «Әлифба», 1997 елда латин шрифтында яңа «Әлифба» төзиләр. Аларның «Башлангыч сыйныфта татар телен укыту методикасы» дәреслеге «Лингводидактиканың ин зур казанышы» дигән бәя ала. Рәмзия Вәлитова Сәләй Вәгыйзов белән берлектә 40 тан артык исемдә дәреслек һәм уку-укыту ярдәмлеге төзи. Мөгаллимә галимә беренче сыйныф өчен «Татар теле», «Туган тел» дәреслекләре, «Язу һәм уку », «Рәсемле әлифба», «Кызыклы грамматика» һ. б. китаплары, методик кулланмалары хәзерге көнгә кадәр кулланыла.
1999 елда С. Г. Вәгыйзов һәм Р. Г. Вәлитова язган «Әлифба» дәреслегенә, аларның педагогик һәм иҗади хезмәтләренә нигезләнеп, «Әлифба музее» ачыла.
Фото: millattashlar.ru
--- |
Иң күп укылган
|