поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.01.2024 Җәмгыять

"Ничек исән калганбыздыр — белмим”

Арча районы Сөрде авылында яшәүче Раил Һадиев яшьлеген сагынып язган.

“Балачак... Мәңге үтмәс кебек тоелган бәхетле балачак. Абыйлардан калган пәлтәне киеп, шыгырдап торган каты кар өстеннән болын буйлап мәктәпкә бара идек. Укудан кайткач, бер телем кара ипигә каймак ягып, шуның белән бер чынаяк чәй эчеп, әти кушып калдырган эшләрне эшләгәч, уйнарга чыга идек. Эшләмәсәң, икенче көнне уйнарга чыгармыйлар иде. Без үскәндә, әти сүзе закон иде. Рәхәтләнеп чана шудык, койма буйларында тирләп-пешеп окоп казыдык. Вакытында кайтмасак, өйдәгеләр эзли чыга иде, әй орышалар иде соңыннан. Безгә кызык иде, мәңге шулай уйнарга риза идек.
 
Утыз градус салкында да урамнан кермәдек. Әле ярый без үскәндә компьютер дигән афәт чыгып, җансыз виртуаль уеннар шул бәхетле балачактан мәхрүм итмәде.
 
Үзебез уеннар уйлап чыгарып, уйнап үстек. Кечерәк вакытта, уйнарга уенчык булмагач, шакмакка шакмакны кадак белән кагып, трактор ясадык. Менә шунда чүкеч тотып, бармакка суга-суга, кадак кагарга өйрәндек. Кешедән калган кием кисәк тә, күңел һәрчак күтәренке булды, моңаеп өйдә утырмадык. Ул вакытта тормышлар да бер чама булгандыр инде. Барыбыз да бер тиң идек, арада көнләшү юк, дуслар да чып-чын иде. Бер-береңне түбәнсетү, кимсетү безнең өчен ят иде. Яз көне тау битләре кардан арчылгач, какы, кузгалак, лапас артыннан яшь кычыткан, песи борчагы җыеп ашап, 35 тиенлек “Лимонад”, “Тархун” алып, каен суы җыеп эчеп, исән-имин килеп җиттек кибет киштәләрендә составына химик элементлар кушып эшләнелгән чипсы, төрле-төрле “энергетик”лар тулып яткан, бер кызыксыз интернетлы заманга.
 
Уч тутырып кар ашап, пәлтәләргә бозлар катканчы карда аунап, боз сөңгеләрен сындырып кимереп, язгы ташу суларында яланаяк йөреп ничек исән калганбыздыр — белмим”.
 
Ә СЕЗДӘ НИНДИ ХАТИРӘЛӘР?
 
Фото: Раил Һадиевның “ВКонтакте” битеннән.

---
Ирек мәйданы
№ --- | 28.01.2024
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»